2017 елның 2 мартында “Кызыклы фән һәм техника йорты”нда Boeing компаниясе һәм “Яшьләр казанышлары” (Junior Achievement Russia) Регионара оешмасы белән бергә Татарстанның инвестицион үсеш агетнлыгы чакыруы буенча Казанның ике мәйданында авиация темасына тематик лекцияләр оештыра. “А хәрефеннән Я хәрефенә кадәр авиация” - Boeing компаниясе һәм “Яшьләр казанышлары” Регионара оешмасының Россия укучылары һәм студентлары өчен бердәм мәгариф программасы. Программаның максаты – үсеп килүче буынның авиация өлкәсендә белем дәрәҗәсен арттыру, аэрокосмик өлкәгә яшь һәм сәләтле белгечләр игътибарын җәлеп итү булып тора.
Boeing-Россия/БДБ компаниясеннән чыгыш ясаучылар:Александр Гвимрадзе – Яңа самолетларны проектлау, бүлек директорының урынбасары;
Алексей Шуваев - «Интерьеры» инженер бүлегенең баш инженер урынбасары;
Алексей Иванов – Оешманың операцион эшчәнлеккә ярдәм итү белгече;
Татьяна Лебедева – Стратегик партнёрлар белән эш итү буенча һәм хөкүмәт структуралары белән аралашу менеджеры.
Программа Лобачевский исемендәге лицейда 11:00 вакытында “Boeingның беренче 100 елы” темасына махсус лекциядән башланачак.
“А хәрефеннән Я хәрефенә кадәр авиация” программасының төп өлеше “Кызыклы фән һәм техника йорты” территориясендә 14:00 дә башлана, анда Boeing белгечләре укучылар һәм студентларга гражданнар авиациясенең үсеш тарихы белән таныштырачаклар, самолет очуы һәм аның төп очу принциплары турында сөйләчәкләр, шулай ук авиацион өлкәдә профессиональ эшләү өчен күптөрле мөмкинлекләре булган бердәм система турында белдерәчәкләр.
“А хәрефеннән Я хәрефенә кадәр авиация” программасы 2015 елның апрелендә башлап җибәрелде. Программа берничә этаптан тора: интерактив тест, Boeing белгечләреннән авиация тематикасына дәресләр,үткән этапларда уңышлар күрсәткән укучылар һәм студентлар командалары арасында икекөнлек Инновацион турнир. Программага шулай ук экскурсион һәм интерактив-практик дәресләр керә: Жуковский шәһәрендә Халыкара Аэрокосмик салонын карау, авиа-тренажерда очө тәҗрибәсе, IMAX 3D форматында «Legends of Flight» фильмын күрсәтү, авиацион музейларга һәм махсус лекцияләргә экскурсияләр. “А хәрефеннән Я хәрефенә кадәр авиация” программасын башлап җибәрү моментыннан анда 2000нән артык укучы һәм студент катнашты.
Белешмә:
“Кызыклы фән һәм техника йорты” – балалар һәм өлкәннәр өчен Татарстанда беренче интерактив фәнни үзәк. Фәнни-техник үзәгендә балалар уен белән дөнья күренешләре, техника төзелеше белән таныша алалар, бергә авыр мәсьәләләр чишергә өйрәнәләр. Уку иҗади процесска әйләнә. Иң бәләкәй балалар өчен үзәк аерым бер маҗарага әйләнә.
Урта һәм югары сөйныфлар укучылары монда физика, химия, механика һәм оптика өлкәләреннән уйлап табулар һәм фәнни ачышлар дөньясын табырлар.
Өлкәннәр өчен дә монда кызык.
Үзәк ул:
Искә төшерик, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, АКШда эшлекле визит белән булганда, 2016 елның 9 ноябрендә Рентон һәм Эверетт (штат Вашингтон) шәһәрләрендә «Боинг» компаниясенең заводларын карады.
Президент белән бергә гадәттәгечә Татарстанның инвестицион үсеш агетнлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина булды.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: