Татарстанга инвестицияләргә вакыт!

2017 елның 3 марты, җомга

Татарстан күп еллар дәвамында Венгрия партнерлары белән хезмәттәшлек итә. Моңа тарихи алшартлар да булды. Мәсәлән, Венгрия һәм Татарстан халкының якын, дус элемтәләре Бөек Болгар чорында беренче меңлек уртасында башланды. Моннан башка, белгечләр уйлавы буенча, 6-7 гасырларда Тәтеш шәһәрлегенә венгрлар нигез салдылар.

Элемтәләр хәзерге вакытта да дәвам итә. Советлар Берләшмәсе җимерелгәннән соң нәкъ Венгрия Татарстан өчен сәүдә икътисадын һәм авыл хуҗалыгы комплексын үстерүдә мисал булып торды. Чит ил башлыклары арасында Татарстанга беренче булып Венгрия Президенты Арпад Генц 1993 елда килде. Иң беренче сәүдә-икътисади хезмәттәшлек турында хөкүмәтара килешү шулай ук Венгрия белән барлыкка килде.

Бүген Татарстан һәм Венгрия яңадан үз элемтәләрен активлаштырдылар.Моңа Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан әфәнде, чит ил эшләре министры Петер Сийярто әфәнде һәм авыл хуҗалыгы министры Шандор Фазекаш әфәнденең Казанга визиты дәлил булып тора. Татарстанда Россия-Венгрия хөкүмәтара комиссияне, Венгрия эшлекле даирәләренең зур делегациясен кабул иттеләр. 2015 елда казанда Венгрия Генераль консуллыгы ачылды.

“Венгрия белән сәүдә мөнәсәбәтләрен үстерү Татарстанга ЕБ илләренең базарларында позицияләрен ныгытырга мөмкинлек бирәчәк”, - дип Татарстанның инвестицион үсеш агетнлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

Шулай, 2 мартта Венгрия милли үсеш министры Миклош Шестак Татарстанга эшлекле визит белән килде. Казанда булганда ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Очрашу барышында Татарстан һәм Венгрия арасында сәүдә-икътисади һәм гуманитар  элемтәләрне ныгыту буенча алдагы адымнар турында сөйләштеләр.

“Агромир-Казан” күпләп сатып алу үзәгенең төзелеше мөһим мәсьәләләрне чишергә мөмкинлек бирәчәк. Проект республикада Европа төрендә авыл хуҗалыгы продукциясенең яңа яхшы оештырылган базарын булдырырга ярдәм итәчәк.

Алга таба “Агромир-Казан” авыл хуҗалыгы товарлары логистик үзәгенең җитәкчелеге белән  очрашу узды.

Кунакларга бердәм презентацион үзәк күрсәтелде, анда агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина Инвестицион үсеш агентлыгының төп эшчәнлек юнәлешләре һәм Татарстан һәм Венгрия арасында хәзерге сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләре дәрәҗәсе турында кыскача сөйләде.

Шулай ук 2 мартта Венгрия милли үсеш министры Миклош Шестак Татарстан Премьер-министры Ильдар Халиков белән бергә ТР инвестицион үсеш агентлыгына килде.

Бүгенге көнгә компания “Агромир-Казан” Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы белән бергә проектка стратегик партнерларны җәлеп итү буенча сөйләшүләр алып бара, монда финанслау, идарә итү, РФ территориясендә күпләп сатып алу үзәгенең мәйданнарында авыл хуҗалыгы продукциясен китерү һәм тормышка ашыру керә.

Россия базары Венгриядән авыл хуҗалыгы продукциясен китерү өчен һәрвакыт кулланылган. Әлеге проектны тормышка ашыруда хезмәттәшлек Венгрия товар җитештерүчеләренә Россиягә, аеруча Татарстанга сатулар күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Алга таба яклар “Агромир-Казан” проекты кысаларында Татарстан һәм Венгрия аралашуының мөмкин булган формалар турында сөйләштеләр.

“Без сезнең ил белән сәүдә күләмен арттыруда һәм бердәм проектларны тормышка ашыруда кызыксынабыз. Безгә Венгриянең Россиядә эшләү өчен башлангыч мәйдан рәвешендә республиканы сайлау мөһим”, - дип Талия Миңнуллина ассызыклады.

Татарстан – Венгрия перспективалары турында әйткәндә, Венгрия “Агромир-Казан” проекты белән кызыксына һәм катнашырга әзер дип Миклош Шестак билгеләде.

“Бу проект кысаларында финанслау, ярдәм итү, киңәш бирү яисә Венгрия товар җитештерүчеләреннән продукцияне китерү рәвешендә була ала”, - дип министр белдерде.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International