KazanSummit 2017та иң бай гарәп кешесе спикер булып чыгыш ясачак

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

Яз көне Татарстан Республикасының башкаласында соңгы елларда Россия регионнарының Ислам дөньясы илләре белән икътисади аралашуның төп мәйданына әйләнгән  “Россия-Ислам дөньясы: Казансаммит 2017” IX Халыкара икътисади саммиты узачак. Ул 18-20 майда үтәчәк.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Россия – Ислам дөньясы” Стратегик караш группасы рәисе булып билгеләнде. Бердәм проектларны тормышка ашыру һәм хезмәттәшлек сораулары буенча сөйләшү өчен төп халыкара платформа, шулай ук безнең дәүләтнең инвестицион потенциалы һәм икътисади мөмкинлекләрен презентацияләү өчен нигез булдырылган. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Казансаммит 2017 чарасына актив әзерләнә. Һәр елның саммит зурая бара. Мәсәлән, “Россия-Ислам дөньясы: Казансаммит 2017” IX Халыкара икътисади саммитында беренче тапкыр Russia Halal Expo – Россиядә иң зур һәм Идел буе федераль округында бердәнбер “хәләл” индустриясе өчен күргәзмә үтәчәк. Казансаммитта катнашучылар арасында 50 илдән 2000 кунак көтелә. Киләчәк Саммит аудитория белән генә түгел, программаның эчтәлеге белән дә аерылачак. Аерым игътибар  Мишаля Хамида Кануга бирергә кирәк, чөнки элек бу иң бай гарәп кешесе Россиядә чыгыш ясамады. The Kanoo Group директорлар советы рәисе буларак Мишаль Хамид Кану “15 иң бай гарәп кешесе” һәм “Дөньяның 100 иң абруйлы гарәп кешесе” исемлегенә керә. Дубай бизнесмены Шарджи Америка университетында укытучы, Фарсы култыгы һәм глобаль капитал базары буенча мәкаләләр авторы, Arabian Business һәм Gulf Business, MONEYworks һәм Seven days кебек гәзит һәм журналларда чыгарылучы этик һәм дини кыйммәт турында сөйли. 2015 елда Кану The Kanoo Group Фарсы култыгында иң зур һәм абруйлы компаниясенең рәисе булды. Бүген The Kanoo Group сәнәгатьнең төрле өлкәләрендә эшли: йөкләндерү, сәфәрләр, машиналар, логистика, күчемсез милек, энергетика (нефть, газ, электр, су), сәнәгый химикатлар, укыту, ваклап сату һәм коммерция эшчәнлеге, шулай ук башка бердәм оешмалар. Гаилә бизнесыннан башка Мишаль Кану финанслар белән идарә итү, туризм, энергетика һәм йөк ташу өлкәсендә эшләүче 15 миллионнан 1 миллиард $ кадәр кыйммәте булган 15 компаниянең директоры һәм рәисе булып тора. Моннан башка, Кану  Берләшкән Гарәп Эмиратларының Супербрендлар советының әгъзасы булып тора. Совет төрле категорияләрдә иң яхшы брендларны сайлый һәм аларга “Супербренд” статусын бирә. Аның Якын Көнчыгыш хәле буенча бәйсез карашы кирәк булган чараларда бик кирәк булганга күрә, Кану  Forbes топ-менеджерлар Якын Көнчыгыш форумында, Дубаида инновацияләр һәс эшмәкәрлек Бөтендөнья саммитында һәм Малайзиядә үткән CEO Herald Tribunes Халыкара түгәрәк өстәлендә еш кына була.

Мишаль Кануның алдагы икътисади саммитта катнашуы Саммитның төп темасы – ислам финанслары белән турыдан-туры бәйләнгән. Иң бай гарәп кешесе моның турында бик күп белә. Үз бизнесын ул үз мисалында эффективлыгын дәлилләп, бары тик Шариат принциплары буенча алып бара. “Шариатны дөрес кулланып, аның тормышка яхшы тәэсире турында бөтен дөнья белергә тиеш”, - дип билгели. Гарәп илендә иң зур бизнесменнарның берсе буларак, Кану Казансаммит 2017 катнашучылары өчен зур мәгълүмат хәзинәсе булып тора. Бизнесмен гадәтләрне саклап, курыкмыйча идарә итүгә һәм компания эшчәнлегенә инновацияләр кертә. The Kanoo Group гаилә бизнесының 127 еллык тарихы бар, ә Мишаль Кану  4нчы буын варисы булып тора. “Гаилә бизнесында эшләгәндә, кыска вакытлыга караганда озык вакытлы перспективаны күбрәк кулланасын, шулай бизнесны алып барырга миңа ошый",- ”ип әйтте Кану әфәнде.

Аның аерым чыгышы дөнья инвестицион климатына багышланачак.

Шарджда Америка университетының эшлекле идарә итү мәктәбендә лектор буларак, ул мәгарифны яклаучы булуы турында әйтелә һәм кешеләргә үз өчен җаваплылык алырга һәм үз тормышы белән идарә итергә ярдәм итә дип уйлый. Мишаль Кану: “Хәзер кешеләр тышкы сыйфатларына күбрәк карыйлар”. Ул хәзерге заман буыннарының статуслыгына зур игътибар итүе белән мәшәкатьләнгән.

Мишаль Кану иганәчелек белән актив шөгелләнә. The Kanoo Group инициативасы буенча “Дубай аутизм үзәге”, “Рак авыруы булган дуслар җәмгыяте”, “Баланы укыту – милләтне төзү” һәм күп башка төрле иганәчелек оешмаларынә ярдәм күрсәтелә, һәр елның күп миллион акча бирелә. Ул сәнгать, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль тәэмин итү, проектлар белән идарә итү, спорт һәм экология кебек өлкәләрдә үсешкә ярдәм итү максатында корпоратив филантропияне керткән. Кану бизнесын алып баруның аерым сыйфаты – ул беренчедән җәмгыятькә файла китерү ткрында уйлый. Зур империя булганга карамастан, ул зур һәм яхшы кеше булып кала.

Мишаль Кану  эшчәнлек нәтиҗәләре шактый тәэсир итә. Илһам эзләгән кешеләр өчен kazansummit.ru да регистрация  башланган. Икътисади язның иң масштаблы вакыйгасында 2 айдан очрашыйк!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International