Казанда Төркия эшлекле даирәләре машина төзелеше үсеше турында сөйләштеләр

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Төркия Татарстанның сәүдә-икътисади хезмәттәшлек өлкәсендә иң төп партнерларның берсе булып тора. Татарстанда уңышлы итеп Төркия оешмалары эшли. Энергетика, машина төзелеше, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы өлкәсендә бердәм проектлар уйлап табыла.

Мәсәлән, 29 мартта Татарстанда беркөнлек визит белән Turkuaz Textile компаниясе генераль директоры  Атилла Шюкрю Зейбекджи җитәкләгән Төркия делегациясе булды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Төркия делегациясе вәкилләре үзара табышлы нигезендә алдагы хезмәттәшлек сораулары турында сөйләштеләр.

Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Казанда Халыкара Машина төзелеше форумы узды

Төркия делегациясе шулай ук “Казан ярминкәсе”ндә үткән «TIAF supported by Automechanika» III Халыкара машина төзелеше форумында катнашты.

Күргәзмәдә Европа бизнес Ассоциациясе генераль директоры Франк Шауфф, «АвтоВАЗ» ААҖ президенты Николя Мор, төп чит ил машина компанияләре вәкилләре булдылар.

Алга таба Төркиянең эшлекле даирәләре «АвтоВАЗ» ААҖ президенты Николя Мор белән очраштылар, анда Россия машина компаниясе белән хезмәттәшлек вариантлары каралды.

TIAF форумы Татарстан өчен аерым мәгънә белдерә. Республикада гадәт буенча машина төзелеше өлкәсе яхшы үсеш алган. Татарстан территориясендә "КАМАЗ", "Форд Соллерс" кебек заводлар эшли, автокомпонентларны җитештерүче күп төрле компания бар.

“Татарстан җитәкчелеге һәм оештыручыларының тырышлыгы аркасында TIAF машина җитештерүчеләре, экспертлар, өлкә оешмалары, федераль һәм региональ башкарма хакимият органнарының эффектив аралашу мәйданына әйләнде.

Машина сәнәгате – ил икътисадының мөһим өлкәсе. Дәүләт бу сорауларга аерым игътибар итә. Бу елда без ватан машина төзелешенә ярдәм күрсәтү буенча чараларны дәвам итәчәкбез”, - дип Талия Миңнуллина билгеләде.

Төркия делегациясе Россия һәм чит ил машина җитештерүчеләренең яңа модельләре, автокомпонентларны җитештерү өчен чимал һәм җиһаз, детальләр, сатудан соң хезмәт күрсәтү юнәлешләрендә заманча уйлап табулар тәкъдим ителгән күргәзмә экспозициясе белән таныштылар.

Төркиядән кунаклар шулай ук Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгына килделәр, анда аларга Республиканың инвестицияләр өлкәсендә казанышлары экспозициясе презентацияләнде.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International