Бүгенге көнгә һәр җиденче Россия кешесе ислам динен тота һәм һәр елны Россиядә хәләл базары 30-40%ка үсә. Ә дөньяда мөселманнар саны 1,8 млрд. кешегә җитә, бу планета халкының 23% тәшкил итә. 2017 елда бөтен хәләл продукциясенең дөнья базары экспертлар буенча 2,1 трлн. долларга бәяләнә. Моннан башка, дөньяда мөселманнар халкы саны һәр елны арта бара. 2025 елга эксперт прогнозлары нигезендә хәләл продуктларының өлеше дөньяда җитештерелгән 20% продукциясеннән дә кечерәк түгел, ә 2030 елга ул 25% тәшкил итә ала. Шуңа күрә бу әлеге базар сегментына инвесторларның кызыксынуы үсә. “Планетада 3 кешедән берсе мөселман булып тора, шуңа күрә бу чиста демография. Кешеләр моны күрәләр һәм инвестициялиләр”, - дип Эмиратлар эшханәсенең эксперт юнәлеше директоры Дункан Джеймс сөйли.
2017 елда 18-20 майда 200 меңнән артык мөселман яшәгән Татарстан Республикасы башкаласында “Россия – Ислам дөньясы” IX Халыкара икътисади саммиты узачак. Алдагы чара кысаларында хәләл продукциягә багышланган секцияләр планлаштырылган. Сессиядә катнашучылар арасында БГЭ Дәүләт министры Доктор Рашид бин Ахмад бин Фахад, Халыкара хәләл үзәге Генераль директоры Асад Сажжад, Хәләл бөтендөнья Советы Президенты, “Хәләл” стандарты буенча федераль һәм халыкара комитеты рәисләре, төрле мөселманнар илләренең министрлары булачак. Шулай, Казанда Согуд Гарәбстаны, Төркия, Пакистан, Казахстан, Кувейт, Катар һәм БГЭ илләреннән югары җитәкчелек вәкилләре җыелачак.
Азык-төлек сәнәгате – хәләл индустриясенең “йөрәге”
Азык-төлек сәнәгате – хәләл индустриясенең “йөрәге”, ул кризис вакытында да ритм буенча тибрәлә. Tesco, McDonalds һәм Nestle кебек зур дөнья компанияләре мөселманнар өчен үз тәкъдимнәрен һәрвакыт киңәйтә. Бүгенге көнгә рәсми булмаган мәгълүмат буенча алар дөнья хәләл базарының 90% контрольдә тоталар. Элек хәләл продуктларны бары тик мәчетләр янында булган махсус кибетләрдә генә сатып алырга мөмкин иде, әмма хәзер яшел эмблемалы товарларны бөтен супермаркетларда табырга мөмкин диярлек. БГЭда кулланучылар хәләл продукцияне кибетләрдә тикшерә алалар – моның өчен алар продуктта булган хәләл логотибын телефон аша карый алалар.
Хәләл базарының продукт базары бөтен дөньяда 1,173 трлн. долларга исәпләнә. Ә Россиянең базар күләме "Хәләл" Мөселманнар рухи идарәсе стандарты буенча комитеты буенча 34 млрд. сумга бәяләнә. Хәләл өлкәсенең үсеш темплары безнең илдә елдан елга арта бара.
Төрле компанияләр киң кулланучыга ориентлашкан хәләл товарлары һәм хезмәтләрен тәкъдим итәләр. Кешеләр хәләл продукция өчен билгеле бер хактагы премияне түләргә әзер. Аның сыйфатлырак булуы исәпләнә, чөнки аңа зур таләпләр куела. Яхшы керем дәрәҗәсе булган һәм сәламәт тормыш алып баруга ниятләнгән гражданнар шул индустрия эшханәләре өчен максатлы аудитория булып тора. “Хәләл индустриясенең үсеш масштаблары бик зур, нефть байлыклары үсеше продуктлар кыйммәте үсүгә карамастан күбрәк ашый башлыйлар”, - дип «Gulf News» изданиясенә «The Halal Food Journal» журналын чыгарган, Малайзиядә «KasehDia» консалтинг һәм коммуникацион компаниясе башкарма директоры Нордин Абдулла әфәнде белдерде. Абдулла әйткәнчә, “продукциягә капитал кертүне арттыру һәм үстерү дәлиле буенча әлеге өлкәне “өйрәнүче” мөселман булмаган халык ягыннан бу өлкәгә күбрәк акча керә”. Эшмәкәрләр алдында бизнес өчен яңа мөмкинлекләр ачыла. Мәсәлән, соңгы вакытта HalalEat (Великобритания), Hahalonclick (Сингапур) һәм HahalEda.me (Россия) кебек платформаларда ит белән онлайн сәүдәдә үсеш бара, бу хәләл азык-төлек өлкәсендә тышкы сәүдә потенциалының берничә мисалы гына булып тора. Узган мониторинг буенча бүген хәләл темасы безнең җәмгыятьтә актуаль булып тора. Хәләлгә кызыксыну мөселманнарда гына түгел, әмма башка конфессияләр вәкилләре ягыннан үскән. Төрле күргәзмәләр, конкурслар һәм чаралар уза.
Шулай “Россия – Ислам дөньясы” саммиты кысаларында 18 майда «Russia Halal Expo» - “хәләл” индустриясе өчен Россиядә иң зур һәм Идел буе федераль округында бердәнбер күргәзмә, анда җитештерүчеләр үз продукцияне һәм хезмәтләрне презентацияләргә, шулай ук Россиядә генә түгел, чит илдә яңа сату базарларын таба алалар.
Россия хәләл продукциясенең дөнья экспортеры булырга бөтен шанслар ала
Хәләл продукциясе Россия, мәсәлән, Татарстан базарында күптән түгел генә барлыкка килде. Әмма бүген ул базарны тиз үзләштерә һәм сәүдә өлкәсендә үз урынын алды. Моннан башка күп эшмәкәрләр хәләл стандарты буенча бөтен продукцияне җитештеререргә телиләр, чөнки сорау геометрик прогрессиядә үсә.
Бүген Россиядә хәләл стандартына туры килеп берничә зур ит комбинатлары эшли - «Царицыно», «Приосколье» , «ЭКОЛЬ», «Йошкар-Ола ит комбинаты», «САФА», «Хәләл-Аш», Пенза ит комбинаты, шулай ук «Ясные зори», «Белая птица», «Павловская» кош фабрикалары һәм башкалар. Россия мөселман илләргә хәләл продукцияне китерү буенча үз урынны алды, дип Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев белдерде. Ткачев министры сүзләре буенча, Россия соңгы елларда ит продукциясе экспортын актив үстерә һәм Россия хәләл җитештерүчеләренә күп гарәп илләре кызыксыну белдерә. Россия хәләл продукциясенең дөнья экспортеры булырга бөтен шанслар ала.
Татарстан – хәләл продуктларын җитештерүнең алдынгы үзәге
Татарстанда хәләл продукциясенең базары 100 млрд. сумга яисә 1,5 млрд. долларга үсте.
Моның турында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры белдерде. Республикада әлеге продукцияне үстерү өчен бөтен шартлар бар. Казанда шулай ук хәләл продукциясен җитештерүен контрольдә тоту һәм сертификацияләүне башкаручы Хәләл стандарты буенча комитет бар. Әлеге стандартның булуы гарәп илләргә һәм Фарсы култыгы илләренә продукцияне халыкара экспортлау мөмкинлеген барлыкка китерә. Татарстанда ит эшкәртү һәм кош эшкәртү сәнәгате өлкәсендә, полуфабрикатлар, кондитер һәм ипи әйберләрен җитештерү өлкәсендә 50 дән артык эшханә бар. Аларның иң зурлары - «Челны-бройлер» ҖЧҖ, «Челны-мясо» ҖЧҖ, «Казанский мясокомбинат» ААҖ, «Пестречинка» ҖЧҖ, «Елабужский МКК» ААҖ, «Казанский хлебозавод №3» ААҖ, «Булочно-кондитерский комбинат» ААҖ, «Вкуснотеевъ» ҖЧҖ һәм башкалар.
“Россия – Ислам дөньясы” саммиты – хәләл продукциясен үстерү өчен халыкара мәйдан
“Хәләл”не чыгаручы Россия компанияләре өчен чит илләргә үз продукция белән чыгуның приоритетлы юнәлеше Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы (ИХО) илләре булып тора. ИХО илләренең бөтен базар күләмен авыр бәяләргә. Юнктад мәгълүматы буенча мөселман дөньясының иң зур илендә – Индонезиядә 2014 елда хәләл продуктлар базарының күләме 158 млрд. доллар тәшкил итте. Төркиядә – 110 млрд. доллар, Пакистанда – 100,5 млрд. доллар, Мисырда – 75,5 млрд. доллар.
ИХО илләренең азык-төлек продукциясен импортлауда яшелчәләр (47,8%) өстенлек ала, алга таба 33,3% эшкәртелгән азык-төлек һәм 18,9% хайваннарның ит һәм ит продуктлары бара. БГЭ, Катар һәм Согуд Гарәбстаны Татарстаннан хәләл продуктларын китерүдә кызыксынган. Алдагы саммитта хезмәттәшлек детальләре турында сөйләшү өчен яхшы мөмкинлек булачак.
Сезне Корстонда Достоевский залында 18 майда 13-30 вакытында узачак “Хәләл индустриясенең халыкара конференция” секциясендә катнашырга чакырабыз. Конференция “Хәләл” продукциясен үстерү, сертификацияләү үзенчәлекләре һәм халыкара стандартларының мөһим аспектлары турында сөйләшергә мөмкинлек бирәчәк. Дискуссия форматы сөйләшүгә халыкара экспертларны, финанс структуралар, бизнес һәм инвестицион компанияләр вәкилләрен җәлеп итергә мөмкинлек бирәчәк. Катнашучылар “Хәләл” стандартларын ничек практик яктан кулланырга аңлачаклар.
Үз бизнесын үстерүдә кызыксынган һәм Хәләл продуктлар базарының бөтен перспективлыгын аңлаганнары өчен kazansummit.ru/registration/ сайтында регистрация ачылган.