18-20 майда Татарстан Республикасының башкаласында «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit2017» IX Халыкара икътисади саммиты узачак. ММЧ регистрациясе 14 майга кадәр ачык.
Алдагы саммитта 50 илдән артык 3000 вәкил, алар арасында якынча 200 медиа өлкәсе вәкилләре катнашачак.
Саммитта катнашучылар арасында: ислам дөньясы илләренең Илчеләре һәм министрлар, Россия һәм чит ил финанс инстититутлары вәкилләре, парламентлар депутатлары, инвесторлар һәм бизнесменнар, медиа эшчеләре.
Үзенең катнашуын Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) Генераль секретаре Юсеф Аль-Усеймин, Төркия Икътисад министры Нихат Зейбекджи, «Внешэкономбанк» рәисе Сергей Горьков, РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы Президенты Сергей Катырин, «РОСТУРИЗМ» Туризм буенча Федераль агентлык җитәкчесе Олег Сафонов, РФ Чит ил эшләре министрлыгының махсус вазифалар буенча илчесе Константин Шувалов, Ислам банклары һәм финанс оешмалар Генераль советы башлыгы Абделила Белатик, Ислам Бизнесы Халыкара Ассоциациясенең Президенты Марат Кабаев, WAIPA инвестицион үсеш агентлыклары бөтендөнья ассоциацияләр җитәкчесе Бостиан Скалар расладылар.
Саммит барышында җитәкчелек катнашуы белән «СБЕРБАНК» ААҖ Эшлекле иртәнге ашы, РФ Чит ил эшләре министрлыгы ярдәмендә ИХО илләренең яшь дипломатлар Конференциясе, IT стартапларын презентацияләү белән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшь эшмәкәрләр форумы һәм башкалар узачак.
«Russia Halal Expo» - Идел буе федераль округында бердәнбер хәләл индустрия күргәзмәсе беренче тапкыр узачак. Анда җитештерүчеләр үз продукциясен һәм хезмәтне презентацияли алалар, шулай ук Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә яңа сату базарларын таба алалар.
Аерым чаралар ММЧга багышланган. Саммитны гадәткә әйләнгән «СМИ-ОНЛАЙН» халыкара конференциясе ачачак, ул социаль челтәрләрдә экстремизмны профилактикалауның актуаль сорауларын карачак. Саммитның эшлекле программасы кысаларында шулай ук пресс-үзәк эше оештырылачак. Алдагы икътисади вакыйганың генераль информацион партнеры ТАСС информацион агентлыгы, шулай ук партнерлар арасында Коммерсант, РБК, Россия гәзите, Russia Today, Araf News, Эксперт, Россия 1, Икътисад һәм Тормыш, Банк күзәтмәсе, BRICS, Милли банк журналы, Венчур инвесторы һәм башкалар булачак.
Язның иң масштаблы икътисади вакыйгасына аккредитация узырга җитешегез! ММЧ регистрациясе 2017 елның 14 маена кадәр https://kazansummit.ru/press-center/registration/ сайтында ачык.