ММЧ-онлайн: көч аралашуда

2017 елның 2 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы башкаласында 18-20 майда узачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit2017» Халыкара икътисади саммиты якынлаша. Бу елда эшлекле программаның аерым өлешен медиа өлкәсе ала. Мәйданда РБК-Татарстан партнерлыгы белән пресс-үзәк эше оештырылачак, анда саммитның иң танылган һәм абруйлы кунакларның брифинглары узачак. Саммитның Генераль мәгълүмати партнеры ТАСС мәгълүмат агентлыгы булып тора.

Халыкара мөнәсәбәтләрендә СМИ роле

Бүген мәгълүмати технологияләр глобаль инфраструктураны барлыкка китереп һәм дәүләтара тормышының бөтен өлкәләрендә диярлек кереп, илләр арасында элемтәләрнең яңа дәрәҗәсен формалаштыралар. Заманча дөнья яшерен кагыйдагә буйсынган: вакыйга бары тик аның турында массакүләм мәгълүмат чараларында сөйләгәндә генә яши. Дөнья аренасында иң үсеш алган һәм актив катнашучыларның мисалы әйткәнчә, аларның тышкы дөнья белән мөнәсәбәтләрендә приоритетлы рольләрнең берсе ММЧга бирелә. Экспертлар билгеләгәнчә, әгәр дәүләт заманча шартларда мәгълүмати- телекоммуникацион системасында үзен бәйсез катнашучы буларак күрсәтмәсә, аңа башка үсеш алган дәүләтләргә үзенең бәйсезлек өлешен бирергә туры киләчәк. ММЧны чит илләрдә көндәшләр белән эффектив ярыша алган системага трансформацияләргә – илнең мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итүне генә түгел, әмма тышкы сәяси кызыксынуларын саклау өчен тагын бер мөһим инструмент барлыкка китерүне аңлата. Халыкара мөнәсәбәтләрдә иҗтимагый фикернең мөһим факторына әйләнү вакыттан медиачималының тышкы сәясәттә роле тиз үсә.

Чит ил ММЧда Татарстанның имиджы 

Дөнья практикасы күрсәткәнчә, бүген территорияләрнең брендларын алга таба мавыктыру сәясәтен төзүдә авангард роле аерым регионнарга һәм шәһәрләргә күчә. Мәсәлән, Нью-Йорк, Сан-Франциско, Сиэтл, Яңа Орлеанның имиджы АКШ имиджы белән чагыштырганда сөйкемлерәк. Италия имиджы Рим белән чагыштырганда бик танылмаган. Иерусалим имиджы Исраил һәм Фәлистыйнны бергә алып та зуррак булачак. Белгечләр фикере буенча, чит илләрдә кайбер Россия регионнарының имиджы Россия белән чыгыштырганда яхшырак.

Татарстан – чит ил ММЧда үз тотрыклы өлкәсен алган Россиядә күп булмаган регионнарның берсе. 2012 елда Invest in Tatarstan программасын башлап җибәрүдән Татарстанның уңай имиджын формалаштыру буенча максатлы эш башланды. Республика чит илдә үз репутациясен алга таба мавыктыруда регионның бизнесны алып бару өчен иң яхшы урын булуы турында әйтә, шулай ук аерым кластерлар һәм секторларга игътибар итә. Аерым компанияләр һәм товарлар брендлары яхшы таныла. ММЧда алда баручы темалар-символлар «КамАЗ», «Татнефть», «Алабуга» МИЗ, Зөя, Казан федераль университеты, Иннополис, ЮНЕСКОга кергән Болгар һәм Казан кремле, шулай ук Рубин ФК һәм Ак барс ХК командалары булып тора. Татарстан бөтен ММЧда киң күрсәтелә торган дөнья дәрәҗәдәге мәдәни һәм спорт вакыйгаларында катнаша. Иң яхшы мисаллар – Казанның 1000 еллыгы, Универсиада-2013, 2015 елдагы спортның йөзү төрләре буенча Дөнья чемпионатын үткәрү, алдагы 2017 елдагы Конфедерация кубогы һәм 2018 елдагы Футбол буенча Дөнья чемпионаты.

Чит илдә фикерне формалаштыруның иң мөһим факторларының берсе Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнехановның роле һәм фигурасы булып тора. Башлыкның актив позициясе регионның чит илдә танылуына ярдәм итә.

“Республиканың уңышлы үсешенең нигезе Россиянең тышкысәяси курсы кысаларында чит ил партнерлары белән аралашуны ныгыту. Моңа Татарстанның Россия Федерациясенең БДБ, БРИКС һәм ШХО илләре белән Евразия интеграцион процессларында катнашу, Ислам хезмәттәшлек оешмасы белән аралашу, Татарстанда Россиянең чит илләр белән хөкүмәтара комиссияләр утырышларын уздыру юнәлгән”, - дип республика лидеры ассызыклый. “Эшлекле контактларны киңәйтү –чит илләрдә күп санлы  республика потенциалын презентацияләүне, Татарстанда “Россия – Ислам дөньясы: Казансаммит” кебек масштаблы халыкара форумнарны үткәрүне үз эченә алган күп составлы процесс”, - дип Рөстәм Миңнеханов ышана.

Бу барлык вакыйгалар һәм чаралар регионның позитив йөзен формалаштырып, чит ил прессасында киң яктырыла. Республика турында мәкаләләр күбесенчә CNN, BBC, Daily News, Financial Times, RT Arabic, Saudi Press Agency, Sabq, Qatar News Agency, Аl Jazirah, Аl Riyadh, Al Haraj, Albiladdaily, Al Sharkh һәм башка чит ил басмаларында табырга була. Татарстан ММЧ һәм интернет-басмаларында бай мәдәнияте һәм тарихы булган Россиянең көчле һәм үсеш алган регион буларак күрсәтелә. Аның аерым уникальлеге демографик климатында: регион территориясендә төрле дин тоткан 100 дән артык милләт яши. Татарстан толерантлык эталоны булып тора һәм әлеге әһәмиятлелек белән дөнья берләшмәсенә уртаклаша. Мәсәлән, Россия – Ислам дөньясы: Казансаммит”  Халыкара икътисади саммит мәйданында “ММЧ-онлайн: социаль челтәрләрендә экстремизм профилактикасы” халыкара конференциясе оештырылган.

Казансаммит 2017дә ММЧ-онлайн экстремизм темасы күтәреләчәк

Аналитиклар әйткәнчә, мәгълүмати берләшмәсенә күчү безнең вакытта хәтта сугыш кампанияләр стратегиясен үзгәртә. Иң үсеш алган илләргә буйсынган ММЧ күп вакыт инде чынбарлык турында сөйләмичә, алдан куелган рәсем буенча тирәлекне формалаштыралар. Өченче меңеллыкта мәгълүмати технологияләр тагын да ераграк барды, ә ММЧ роле ярдәмчедән үзәк роленә күчте. Телефоннар һәм Интернет ХХI  гасырда фикер алмашу өчен иң киң таралган чара булып тора. Интернет роле зур. Әмма аның тискәре моментлар да бар: ул террористик группаларның оештыру эшчәнлеген җиңеләйтә. Террористик һәм экстремистик оешмаларның Интернет ресурсларын куллану анализы нәтиҗәләре буенча 1998 елда террористик структуралар шул вакытта үсүче 12 сайтты якладылар, ә 2005 елга аларның саны 4800, хәзерге көнгә - якынча 10 мең санала. Бу санга шулай ук дөньяда һәр кешедә диярлек булган социаль челтәрләрдә кулланучыларның битләре, берләшмәләре һәм группалары да керә. Шулай һәр кеше экстремизм һәм терроризм тәэсире астына керә ала.

Социаль челтәрләрдә экстремизмның киң таралануын кисәтү һәм туктау Казансаммит 2017дә ММЧ-онлайн конференциясенең төп темасы булачак. 18 майда 9-00дан 12-00га кадәр “Корстон “да Чайковский залында катнашучылар Интернетта экстремизм һәм терроризмны антипропагандалау темасын карачаклар. Спикерлар Russia Today телеканалының Тышкы элемтәләр хезмәтенең Баш белгече  Анна Беликова, «Россия для всех» МИА «Россия сегодня» интернет-порталының баш редакторы, Милли проектлар бүлегенең җитәкчесе Радик Амиров,  ТАСС баш редакторыныд урынбасары Александр Куприянов,   «Анадолу» агентлыгы - Хакан Айдоган, «Аль-Манар» агентлыгы -Хаҗ Али Әхмәд, Гарәпара ММЧ - Мазен Аббас, Сириянең “Сана” агентлыгы Камнахеш Фахед, РФА (рус. РАН) Көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни җитәкчесе Виталий Наумкин, РИА новости Дмитрий Виноградов, Россиянең баш мөфтие, Мөселманнарның үзәк рухи идарәсе рәисе Талгат хәзрәт Таҗудтин булачак. Моннан башка 2016 елның 1 августыннан “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш группасы 2017 елда Группа рәисе Рөстәм Миңнеханов премиясенә конкурслы эшләрне кабул итү башланды. Премия иң яхшы эш өчен биреләчәк – ислам рухияте, динчеллек, уртаклылыкны ассызыклаган очерк, мәкалә, репортаж, теле/радио тапшыру, фильм. Конкурс нәтиҗәләре Саммит кысаларында 18 майда үтәчәк Татарстан Республикасы Президентының тантаналы кабул итүдә әйтеләчәк. Премиянең бүләк фонды 500 мең сум тәшкил итә.

ММЧда катнашу өчен регистрация 14 майга кадәр ачык. Бу язның иң масштаблы икътисади вакыйгасына заявка бирергә җитеш!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International