«Сименс» компаниясенең президенты Джо Кэзер белән 23 майда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.
Очрашуда шулай ук Россиядәге «Сименс» Президенты Дитрих Меллер һәм республиканың инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина булдылар. Халыкара сәяси аренада хәзерге хәлгә карамастан, Татарстан Германия компанияләре белән актив хезмәттәшлек итергә дәвам итә дип Рөстәм Миңнеханов ассызыклады. “Сименс”тан башка «Линде», «БАСФ», «Бош», «Краус Мафай» белән эш бара. Татарстан шулай ук Россия һәм Германия арасында регионара элемтәләрне үстерергә ярдәм итә. Бүген «Сименс» компаниясенең продукциясе Татарстан икътисадының бөтен өлкәләрендә бар диярлек: энергетика, нефтехимия, машина төзелеше һәм автоматизацияләү системалары, сәламәтлек саклау, транспорт өлкәсе. Алга таба делегация ГРИНТ Германия-Россия яңа технологияләр институтын карадылар – анда махсуслаштырылган лабораториядә Siemens җиһазы урнаштырылган. Концерн белән хезмәттәшлек 2015 елдан бара – компания килешү кысаларында институт эшчәнлегенә булыша һәм иң яхшы студентларга грантлар һәм стипендияләр бирә. Шулай ук “ТАИФ” ААҖ, "Сетевая компания" ААҖ компанияләре җитәкчелеге белән очрашулар узды. Джо Кэзер: “Татарстан һәм Сименс компаниясе хезмәттәшлегендә яңа чор” Моннан башка, Джо Кэзер Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина белән очрашты. Икенче ел Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең субъектларында инвестицион климат хәле Милли рейтингында беренче урынны алу турында билгеләде. “Татарстан "Сименс" белән бөтеньяклы аралашуны киңәйтүдә, сезнең җитештерүегезне Татарстан территориясендә киң урнаштыруында кызыксынган. Моның өчен бөтен кирәк инфраструктура һәм иң мөһим Татарстан эшханәләренең даими заказлары бар”, - дип Талия Миңнуллина ассызыклады. Джо Кэзер белдергәнчә, компания Татарстан белән озак вакытлы хезмәттәшлеккә омтыла. «Сименс» Россия икътисадына якынча 800 млн евро инвестицияләде дип концерн башлыгы өстәде. «Сименс»ның Россия белән озак хезмәттәшлек периоды эчендә сынауларны уңыш белән үтүдә ышандык”, - дип билгеләде. КФУ һәм Сименс хезмәттәшлеге Очрашу азагында Казан федераль университеты һәм “Сименс Сәламәтлек саклау” ААҖ арасында Хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Килешү кысаларында Казан федераль университеты яңа җиһаз, фәнни-тикшеренү эшләрене, диагностика һәм авыруларны дәвалауны өйрәнәчәк. Белешмә Siemens AG – электроника, электротехника, энергетик җиһаз, транспорт, медицина җиһазлары өлкәсендә эшләүче һәм төрле өлкәләрдә махсуслашкан хезмәт күрсәтүче Германия концерны. Штаб-квартира Берлинда һәм Мюнхенда урнашкан.Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: