2016 елда Haier корпорациясе Яр Чаллыда суыткыч техникасын җитештерү буенча заводны төзүгә 50 миллион доллар инвестицияләде. 24 мең м² мәйданы булган завод Россиядә Haier компаниясенең беренче җитештерүе булып тора.
2017 елның маена заводта 488 кеше эшли, проектны тормышка ашыруның беренче этабында җитештерү күәте елга 250000 техника тәшкил итә, ә 2018 елда әлеге күрсәткеч 500000гә кадәр үсәчәк дип планлаштырыла.
Яр Чаллыда суыткыч техникасын җитештерү буенча заводны төзү Haier корпорациясенә җирле клиент белән дистанцияне киметергә мөмкинлек бирде, бу практикада кешенең таләпләрен һәм идеяләрен туктаусыз тормышка ашырырга рөхсәт итә. Заводта чыгарылучы продукцияне яхшырту Россия кулланучыларының таләпләре нигезендә ясала.
Моннан башка Россия Федерациясенең үзәк өлешендә завод төзелеше Үзәк Азия илләренә кадәр китерүнең вакыт һәм озынлыгын киметергә мөмкинлек бирде. Татарстанның региональ өстенлеге булганга күрә, моңа логистика да керә, завод Үзәк Азия илләре белән тоташтыру өлешенә әйләнде, китерү вакыты бер атнага кадәр кимеде, бу үз хакына да тәэсир итте, конкурентлык сәләте 15%ка артты.
Хәзерге моментка “Россиядә ясалган” билгесе белән Haier суыткычлары Әрмәстан, Казакстан һәм Үзбәкстан территорияләрендә сатыла. Haier суыткычларын сатуының күләмнәре үсеше аркасында, аның башка техника сату күләмнәре дә артты. Бренд Үзәк Азия илләрендә күбрәк таныла башлый.
Алдан әйтелгән бәяләр буенча, Үзәк Азия илләренә экспортлаучы Haier компаниясенең электроприборлар күләме 2017 елда 100000гә җитәчәк.
26 майда Россия заводында 100 меңенче суыткыч җитештерелде.
Шундый тарихи моментта югары дәрәҗәле шәхесләр катнашты – Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Яр Чаллы башлыгы Наиль Магдеев һәм Haier корпорациясе җитәкчелеге: суыткыч җиһазларны җитештерү буенча генераль директор Ли Вэйцзе, көнкүреш тормыш техникасы буенча вице-президент Шу Хай.
Тантаналы сүз белән Талия Миңнуллина чыгыш ясады: “Бүген Haier – бөтен дөнья стандартларына туры килүче заманча инновацион җитештерү. Бер ел эчендә 100 мең суыткыч җитештерелде. Проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә мөмкин булды. Әмма Россиядәге Haier компаниясенең активлыгы да зур роль уйнады. Шулай ук Яр Чаллы шәһәренең җитәкчелегенә даими хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерәм. Бердәм эш ярдәмендә Кытай компаниясе Татарстан Республикасына инвестицияләргә планлаштыра”.
Алга таба кунаклар 100 меңенче суыткыч ишегендә имзаларын калдырдылар. Шуннан соң Haier Укыту үзәгенә лицензия бирү церемониясе узды.
Элек Кытай корпорациясе Чаллы заводында эшләү өчен Татарстан белгечләрен Кытайга укырга үз акчасы белән җибәргән иде. Хәзер Хайер технологияләре белән эшләү өчен кадрларны Татартсанда урнашкан яңа белем алу үзәге нигезендә әзерләү мөмкинлек бар.
Көнкүреш тормыш техникасы буенча вице-президент Шу Хай Россиягә Кытай корпорациясенең яңа проекты турында сөйләшү өчен килде. Кер юу машиналарын җитештерү буенча заводны шулай ук Яр Чаллыда урнаштырырга планлаштырыла. Әлеге проектныж техник характеристикасы һәм аның тормышка ашыру үзенчәлекләре турында Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы, җирле муниципаль хакимият һәм Haier вәкилләре катнашуы белән махсус киңәшмәдә каралды. Яңа проект өчен чит ил инвесторларына 125 Га җир участогы тәкъдим ителде. Әлеге территорияне карадылар һәм Кытай вәкилләре 1 июньгә кадәр карар кабул итәчәк дип килештеләр. “Без бу индустриаль парк Haier компаниясенең Россиядә соңгы проекты булмачак дип ышанам”, - дип Талия Миңнуллина билгеләде.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: