Татарстан Президенты «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар Советының рәисе итеп сайланган

2017 елның 6 июне, сишәмбе

«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ 2016 ел өчен дивидентларны өстәмәчәк, бөтен керемен гадәт буенча компания үсешенә юнәләчәк. Әлеге карарны 5 июньдә холдингның еллык акционерлар җыелышында кабул иттеләр.

Чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты. 2016 ел белән чагыштырганда компаниянең чиста кереме 34%ка үсте. Әлеге үсеш кыйммәтле кагәзьләрнең яңадан кыйммәтләве аркасында булды. Керемнең зур өлешенен «Татнефть» ААҖ акцияләре тәэмин иттеләр. Утырышта акционерлар яңа Директорлар советын сайладылар. Зур үзгәрешләр булмады. Директорлар советына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Президент ярдәмчесе Ренат Сабиров, Премьер-министр урынбасары – Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Каримов, Икътисад министры Артем Здунов, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Файзуллин, Нефть сәнәгате буенча Президент ярдәмчесе Шафагат Тахаутдинов, Нефть һәм газ чыганакларын эшкәртү сораулары буенча Президент консультанты Ренат Муслимов, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наиль Маганов, «ТАИФ» ААҖ  генераль директоры Альберт Шигабутдинов һәм аның беренче урынбасары Владимир Бусыгин, Татарстанның эре компанияләр җитәкчеләре керделәр. Акционерларның җыелышыннан соң «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышы узды. Аның рәисе яңадан Татарстан Президенты сайланды. «Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры яңадан Рафинат Яруллин булды.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International