Җәмгыять Инвестицион үсеш агентлыгының эшен югары бәяләде

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

13 июньдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгына Агентлык карамагындагы Җәмгыяви советы әгъзалары килделәр, хөрмәтле кунак Татарстан Республикасының Җәмгыяви палатасы рәисе Анатолий Фомин булды.

Җәмгыяви совет составына мәгариф һәм бизнес вәкилләре, эшмәкәрләр, җәмгыяви һәм яшь эшчеләр керә. Утырыш алдында совет әгъзалары Татарстан Республикасының бердәм презентацион үзәге белән таныштылар. Җәмгыяви совет белән очрашуны Инвестицион үсеш агентлыгының җитәкчесе Талия Миңнуллина Анатолий Фоминга килү өчен рәхмәт белдерү белән башлады һәм Агентлыкның 2017 елның беренче яртысында эше нәтиҗәләре турында сөйләде: яңа инвестицион проектлар, презентацион-күргәзмә эшчәнлек, корпоратив сәясәт һәм гражданнар, ММЧ һәм яшьләр белән эшләү. Совет Татарстанның Россия Федерациясе субъектларында эшлекле кунакчыллык милли рейтингында һәм инвестицион климат буенча өч тапкыр җиңүне кул чабу белән каршы алды. Җәмгыяви советы әгъзалары “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017” халыкара икътисади саммитын югары дәрәҗәдә әзерләүне билгеләделәр һәм Агентлк һәм Советның алдагы аралашуына теләкләр бирделәр. Утырыш азагында Анатолий Фомин Агентлык коллективының югары профессионализмын билгеләде һәм алдагы хезмәттәшлеккә өмет белдерде. “Җәмгыяви советы әгъзаларына рәхмәт. Агентлыкның чараларында сезнең актив катнашу, тәкъдимнәр безнең өчен мөһим. Җәмгыяви эшлеклеләр  регуляр рәвештә республика һәм Татарстанга инвестицияләү ысуллары турында мәгълүматны таратуда зур өлеш кертә”, - дигән сүзләр белән Инвестицион үсеш агентлыгының җитәкчесе Талия Миңнуллина очрашуны тәмамлады.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International