Болгариянең бизнес-делегациясе Татарстанда кунакта

2017 елның 27 июне, сишәмбе

2017 елның 25-28 июньдә икеяклы эшлекле контактларны активлаштыру максаты белән Болгария Республикасының  бизнес-делегациясе Татарстан Республикасында тора. Делегация составына Балкан Фуудс 95 ЕООД һәм Si Commercial Ltd компанияләре, Мәскәүдәге Болгария Сәнәгать үзәге вәкилләре, Россиядәге Болгария илчелеге дипломатлары керделәр.

Визит барышында Болгария вәкилләре Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгын карадылар, Бердәм презентацион үзәгендә республиканың яңа казанышлар һәм төп икътисади күрсәткечләре белән таныштылар.

Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина кунакларга республиканың инвестицион потенциалые презентацияләде һәм регион инфраструктурасы һәм чит ил компанияләре өчен перспективалары турында сөйләде. Яклар Татарстан һәм Болгария арасында хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр турында сөйләштеләр. Сөйләшүләр нәтиҗәсендә 2017 елның көзендә Татарстан-Болгария эшлекле форумын үткәрү турында килештеләр.

Кунаклар шулай ук “Иннополис” МИЗ, “Химград” Технополисы, “ИТ-парк” технопаркын һәм Болгар шәһәрен карарга планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International