Швеция илчесе Татарстанда визит белән

2017 елның 11 августы, җомга

Швеция илчесе Татарстанда визит белән

 

Швециянең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Петер Эриксонны Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина җылы каршы алды.

Талия Миңнуллина Татарстанның икътисади һәм инвестицион потенциалын презентацияләде, транспорт инфраструктурасы һәм мәгариф үзәкләр, “Алабуга” һәм “Иннополис” махсус икътисади зоналар турында сөйләде.

Швеция илчесе билгеләгәнчә, ул 2015 елдан – аның Россиядә дипломатик миссиядә булу моментыннан Казанга килү хыялы булган иде.

Очрашу барышында бергә тормышка ашырылучы проектлар каралды: “Икеа” Татарстанда яхшы үсә һәм республика бюджетына инвестицияләр китерә. Татарстан Швеция короллеге белән элемтә, мәгълүматлаштыру, технологияләр үсеше һәм инновацияләрне кертү өлкәсендә аралаша. Мәсәлән, Татарстанда “Идея” технопаркын булдыру нигезенә Швеция тәҗрибәсе ятты. КамАЗның бердәм проектлар буенча партнеры «Вольво» һәм «Скания» концерннары булып тора, ә 20дән артык ферма хуҗалыкларында эре мөгезле малны ашатуда «Де Лаваль» Швеция компаниясенең технологиясе кулланыла.

Хәзерге көнгә Ericsson компаниясе белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре карала. Компания Техник ярдәм күрсәтү үзәге, helpdesk булдырырга планлаштыра. Ярдәмнең беренче линиясендә 100-200 эш урынын булдырырга, 400гә кадәр арттырырга планлаштырыла.

Агентлык шулай ук Татарстанга инвестицияләргә мөмкин булган Швеция компанияләренең исемлеген Илчегә бирде.

 “Бүген Татарстанда инвесторларны җәлеп итү һәм бизнеска ярдәм итүнең иң яхшы тәҗрибәсе тормышка ашырыла”, - дип билгеләде Талия Миңнуллина. – Безнең эшебезнең нәтиҗәләре реаль күрсәткечләр белән раслана: Татарстан өч ел буе Россия регионнарында инвестицион климат хәле рейтингында лидер булып тора. Без Швеция белән хезмәттәшлектә кызыксынабыз һәм Швеция партнерларына Татарстанда бөтеньяклы ярдәм күрсәтергә әзер”.

10 августта РФда Швеция Илчесенең Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина белән очрашу узды. Очрашу барышында алдагы хезмәттәшлек турында сөйләштеләр. Шулай ук Татарстан һәм Швеция эшлекле даирәләрнең үзара визитларын оештыру турында килешү булдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International