ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Кече бизнес һәм гаилә компанияләре якын елларда икътисадка һәм эш урыннарын булдыруга ныграк тәэсир итәчәк. Формаль булмаган икътисад 1,5 миллиард эшчеләрнең һәм 200 миллион эшсезләрнең хезмәт хокукларын саклау өчен нигез булачак. Моның турында Эвиан шәһәрендә үткән G20Y Саммитының эш урыннарын булдыру буенча комитетта катнашучылар белдерделәр .


29
сентябрь, 2017 ел
җомга

Чехия компанияләре Татарстанны үз технологик бизнесларны урнаштыру урыны буларак саный. Мәсәлән, Европа оешмаларына нано-, биотехнологияләр һәм ИТ кызык. Моның турында Чехия Республикасы делегациясенең вәкилләре Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчелеге белән очрашуында белдерделәр.


27
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Төркия Измирында 18-22 августта үткән 86-нчы Измир халыкара ярминкәсе кысаларында Татарстан Республикасының экспозициясен һәм конгресс-күргәзмә чараларын оештыру һәм үткәрү буенча чыгымнарны кайтаруга субсидияләр алуга юридик шәхесләр сайлана. Өстәмә мәгълүмат – документта.


26
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан республика компанияләрен Шэньчжэньда World Food City импортлы азык-төлек продуктларының халыкара үзәгендә урнаштыруда кызыксына. Моның турында Кытай делегациясе белән рәсми очрашу барышында Татарстан  Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина белдерде.


22
сентябрь, 2017 ел
җомга

Каирда INFRA Africa & Middle East 2017 Африка һәм Якын Көнчыгыш шәһәрләре өчен инфраструктура буенча күргәзмә һәм конференция кысаларында Татарстан Республикасының экспозициясен оештыру һәм күргәзмә мәйданнарын арендалау буенча чыгымнарны кайтаруга субсидияләр алуга юридик шәхесләр сайлана. Өстәмә мәгълүмат – документта.


20
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Астана шәһәрендә (Казакъстан) 2017 елның 12-25 июнендә узган “Экспо 2017” Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында Татарстан Республикасының экспозициясен оештыру буенча чыгымнарны кайтару өчен Татарстан Республикасының бюджетыннан субсидия алу хокукына лаеклы юридик шәхесләрне сайлап алу турында


14
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Казанда бүген Россия-Кытай комиссиясенең сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиянең Киңәйтелгән утырышы уза. Аны РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм аның Кытай хезмәткәре КХР Сәнәгать һәм сәүдә министры МЯо Вей җитәкли.

Визит барышында Сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министры Мяо Вэй җитәкләгән Кытай делегациясенең Татарстан Республикасына визит барышында Инвестицион үсеш агентлыгына килде. Делегация белән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина булды.


13
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген «Алабуга» МИЗ территориясендә үсемлекләр өчен субстрат чыгару буенча «Гродан» яңа эшханәсе төзелешенә старт бирелде. Чарада Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов, Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «Роквул-Волга» завод идарәчесе Максим Васильев катнашты.

Татарстан – инвестицион сөйкемлелек буенча беренче регион, республикада хәзер эшләүче инвестицион проектлар җитештерүен киңәйтү – барлыкка килгән инвестклиматның югары дәрәҗәсенең иң яхшы күрсәткече.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International