“Чистай” сәнәгать паркы

2010 елданЧистай” сәнәгать паркының үсеше һәм аның инженер инфраструктурасы төзелешенә 642,0 млн сум акча бирелде.

Миссиясе

Бизнес үсеше өчен шартларны булдыру, шулар арасында кече һәм урта бизнес, инвестицияләрне һәм яңа технологияләрне җәлеп итү.

Төп сыйфатлары

Чистай” сәнәгать паркы Татарстан Республикасының Чистай районында Булдыр авылында урнашкан.

Паркның мәйданы 292 га, ул 1-13 гектарлы 35 секторга бүленгән.

Көнбатыштан мәйдан Чистай шәһәреннән 1,2 км ераклыкта, көнчыгыштан “Чистай – Түбән Кама” региональ машина юлы белән чикләнгән. Көньяктан “Казан-Оренбург” - “Чистай – Түбән Кама” юлы белән чиктәш.

Географик өстенлекләр

- Казанга кадәр 144 км

- Казан” халыкара аэропортына кадәр 115 км

- Бегишево” халыкара аэропортына кадәр 146 км

- Үсеш алган машина юллары ятьмәләре

- Кама елгасы

- Елга портына кадәр 5 км

- Нурлат т/ю станциясенә кадәр 123 км

- Яр Чаллы т/ю станциясенә кадәр 141 км

Инфраструктура

- Электр белән тәэмин итү, егәрлеге - 8 МВт;

- Үзәк газ белән тәэмин итү;

- Интернет-элемтә;

- Котельная,  егәрлеге - 45Мвт (II категорияле);

- Су белән тәэмин итү, егәрлеге 575 м3/сәгать;

- Үзәк канализация, егәрлеге 259 м3/сәгать.

Парк үсешенә дәүләт ягыннан ярдәм итү чаралары

Парк территориясенә эшмәкәрлек эшчәнлеген тормышка ашыру буенча махсус режим бар:

1. Үз бизнесы өчен инвесторлар дәүләт акчалары ярдәмендә барлыкка килгән инфраструктураны алалар.

2. 20.10.2010 №833 Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты боерыгы буенча һәм парк территориясендә  тормышка ашырылган Чистай шәһәрен үстерү буенча комплекслы инвестицион планына кергән инвестицион проектлар түбәндәге өстенлекләрне алалар:

3. 02.08.2008 № 53-ЗРТ республика кануны буенча салым 15,5% ка кадәр төшерелде (13,5% Татарстан Республикасына керә һәм 2% федераль акча булачак).

4. 28.11.2003 № 49-ЗРТ республика каноны буенча Татарстан Республикасының икътисад министрлыгы белән инвестицион проектларны тормышка ашыру буенча Килешүгә кул куйган парк резидентлары өчен мөлкәткә салым 2,2% тан 0,1% ка кадәр төшерелде (7 елга кадәр, машина төзелеше өлкәсендәге проектлар 13 елга кадәр).

Бәйләнеш өчен мәгълүмат

Татарстан Республикасының икътисад министрлыгы

420021, Казан, Москәү урамы, 55

Телефон: +7(843)524-91-11 ,

E-Mail: mineconom@tatar.ru; me.rt@tatar.ru

 

Татарстан Республикасының Чистай районы

422980, Чистай, Бебель урамы, 129

Телефон: +7(84342) 5-43-60

Факс: +7(84342) 5-43-70

E-Mail: chistay@tatar.ru

Сайт: www.chistopolinvest.ru

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 16 сентябре, 17:47

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International