Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы, муниципалитет Сезгә ничек ярдәм итте? Проект өстендә эшләү Сезне канәгатьләндерәме?
- KravtGroup өчен бу Агентлык белән өченче уртак проект: без бергәләп Hotel Kravt Kazan Airport 4* һәм «Иннополис»та инновацион кунакханә өстендә эшләдек. ИҮА белән эшләү, безнең тәҗрибәбез буенча, проектның барлык этапларында үзара эш итүне аерып тора: бизнес-план төзүдән алып инвестиция килешүе төзүгә кадәр. Агентлык эше нәтиҗәсендә эшмәкәрләрнең эшлекле климатны яхшырту буенча үз идеяләрен тәкъдим итү мөмкинлеге бар. Моннан тыш, башкарма хакимият органнары белән «бер тәрәзә» режимында эшләү бизнес-процессларны шактый тизләтә. Минемчә, шул исәптән Агентлык эше дә төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлегенә нык тәэсир итә.
Ни өчен Сез инвестицион эшчәнлегегез өчен нәкъ менә Татарстан Республикасын сайладыгыз? Сезнең башка вариантларыгыз булдымы?
- Kravtgroupның төрле төбәкләрдә зур эш тәҗрибәсе бар, әмма, һичшиксез, Татарстан – бизнесны уңышлы алып бару өчен Россия картасында иң перспективалы инвестиция нокталарының берсе. Биредә эшмәкәрләр һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре арасында яхшы элемтә урнаштырылган, бу эшлекле мохитнең тотрыклы үсеше өчен мөһим. Регион Мәскәүдән соң бөтен ил масштабында инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге рейтингында икенче урында тора. Инвестицион климатка республика Хөкүмәтенең төбәккә капитал җәлеп итү буенча грамоталы төзелгән стратегиясе көч өсти. Монда ДХП секторында үсеш өчен зур мөмкинлекләр бар, шул ук вакытта игълан ителгән нәтиҗәне үтәүгә карата катгый таләпләр саклана. Нәтиҗә ясасак, тулаем Татарстанда һәм аерым алганда Казанда төбәк масштабында бизнес алып бару өчен иң яхшы мөмкинлекләр тудырыла дип әйтергә була.
Татарстан Республикасы хакимияте органнарының инвестицион проектлар белән эшендә нәрсә яхшыртырга мөмкин?
- Инвестиция проектларын карау вакытын төгәл үтәү инвесторларның активлыгына этәргеч бирә ала.
Сезнең проектның кыйммәте нәрсәдә?
- Хәзерге вакытта без Татарстан өчен өченче проектны – «ЯР Парк» күпфункцияле комплексын эшлибез. Бу объектның төбәкләрдә аналоглары юк, үз статусы буенча ул чынлыкта башкаланың «Мәскәү-Сити» комплексына туры киләчәк. Проектны финанслауның планлаштырылган күләме 28,7 млрд сум тәшкил итәчәк.
Күпфункцияле комплекс составына мәгариф һәм рекреацион киңлекләр, спорт һәм эшлекле активлык объектлары керәчәк. Биредә Казанның кунакханә инфраструктурасы өчен кирәкле «люкс» классындагы кунакханә, шулай ук сәүдә үзәге, балалар бакчасы, югары дәрәҗәдәге офис биналары төзеләчәк. Конференцияләр залы шәһәрдә мондый дәрәҗәдәге чаралар өчен беренче үзгәртелә торган зал булачак, ә булган мәйданчыклар белән бергә концертлар һәм массакүләм фестивальләр үткәрү урыны булып хезмәт итә алачак. Төзекләндерү масштабларын аерым билгеләп үтәм. Без 33 мең кв. м мәйданда территорияне яшелләндерүне планлаштырабыз. «Яр Парк» ның бу өлешендә бер үк вакытта 6,4 меңгә кадәр кешегә исәпләнгән иҗтимагый һәм фестиваль чаралары үткәрү планлаштырыла.
Шәһәрлеләр яңа проектның шартларын да бәяләячәк. Гомуми мәйданы 4,3 мең кв. м булган балалар мәйданчыклары һәм 3,8 мең кв. м ял итү урыннары теләсә кайсы сезонда халык өчен ачык булачак, ә төзекләндерелгән яр буе Казанда яңа йөрү зонасына әйләнәчәк.
Соңгы яңарту: 2024 елның 26 ноябре, 10:40