Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы тарафыннан Татарстан муниципаль районнарында сәнәгать мәйданчыкларының һәм сәнәгать паркларының инвестицион җәлеп итүчәнлеген үстерү буенча актив эш алып барыла.
ТР Яңа Чишмә районы республиканың үзәк өлешендә урнашкан. Административ үзәге - Казан шәһәреннән 186 км, Шентала тимер юл станциясеннән 78 км, Кама елгасында Чистай портыннан 64 км ераклыкта урнашкан Новошешминск авылы. Район территориясе буенча республика әһәмиятендәге Казан - Ырымбур трассасы үтә.
Районның төп файдалы казылмалары булып нефть тора. Яңа Чишмә муниципаль районы территориясендә 2020 елда 1,17 млн тоннадан артык нефть чыгарылган. 2020 елда тулаем территориаль продукт 19,7 млрд сум тәшкил иткән. Район икътисадында һәм җирле бюджетны формалаштыруда алдынгы урын сәнәгать җитештерүенә карый, ягъни бу файдалы казылмалар чыгаруның зур өлеше, алар тулаем эчке продуктның 76,7% тан артыгын тәшкил итә.
Район территориясендә хәзерге вакытта муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданчыгы эшли. Промпарк полимерларны эшкәртү белән шөгыльләнә һәм ТР Икътисад министрлыгында аккредитация узган. Паркның мәйданы 8 гектар тәшкил итә, һәм территориядә 3 резидент эшчәнлек алып бара. 2021 ел нәтиҗәләре буенча резидентлар 21,6 млн сумлык продукция җитештергән һәм 11 эш урыны булдырган. Хәзерге вакытта сәнәгать мәйданчыгында буш җир участоклары һәм биналар бар.