“Химград” технополисы Россиянең беренче сертификат алган сәнәгать паркы булып тора. Ул 2006-нчы елда барлыкка килгән. Аның идарә итүче компаниясе «Идея-капитал» ИК» ААҖ булып тора.
Урыны: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, төньяк-көнбатыш ягы, шәһәргә керү М-7 федераль автомобиль трассасы ягыннан. Проект brown-field моделе («Тасма» ААҖ заводы сәнәгый территориясен яңарту) буенча индустриаль парк үсешенең уникаль мисалы булып тора.
Технополис мәйданы: 131 га.
Проектның төп максатлары:
• Әзер инженер инфраструктурасы булган өлкә үсешенә юнәлгән заманча индустриаль паркны булдыру;
• Югары технологияле җитештерүләрне урнаштыру өчен булдырылган яңа форматтагы җитештерү биналарын төзү һәм яңарту;
• Эшлекле активлык зонасын формалаштыру, югары җитештерүчән эш урыннарын булдыру.
Кечкенә тоннажлы химия, полимерларны эшкәртү, нанотехнологияләр, энергия саклау һәм энергоэффективлык, медицина технологияләре өлкәләрендә эшләүче компанияләр мәйдан резидентлары булып тора.
Резидентларга уңайлыклар:
• Комплекслы инженер инфраструктура
• Сервис һәм логистика уңайлыклары
• Энергия белән тәэмин итү ятьмәләренә түләүсез кушылу
• Финанслауны җәлеп итү буенча хезмәт
• Углеводород чималлары белән тәэмин итү
• «Бер тәрәзә» принцибы буенча эш
• Юридик, консалтинг һәм маркетинг хезмәтләре
• Янгын сүндерү часте, медицина пункты, охрана
Бүген Технополиста 6870 бөтен эшчеләр саны булган 259 компания резидент булып тора. «Химград» Технополисының эре резидентлары: «Данафлекс-нано» ҖЧҖ, «Тасма» ФҖО, «ПАЛП-Инвест» ҖЧҖ, «Карпол» ААҖ, «Старт» ААҖ, «Фосфорос» ҖЧҖ, «Геробпласт» БО” ААҖ, «Инкомсистем» ФИҮ” ААҖ, «ПластКомпозит Материалс» ҖЧҖ, BASF халыкара концерны, Air Liquide Франция компания һ.б.
420095, Казань, Восстания, 100
Тел.: + 7 (843) 227-41-40
Факс: +7 (843) 227-41-49
e-mail: info@himgrad.ru
www.himgrad.ru