Казанда SIYUM Архитектура һәм Дизайн I Халыкара Инвестицион форумы үтәчәк

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

2018 елның 9-11 мартта Татарстан башкаласында төзелеш, архитектура һәм дизайн өлкәсендә мөһим чара -  Казанда SIYUM Архитектура һәм Дизайн I Халыкара Инвестицион форумы үтәчәк.
SIYUM 2018 форумының миссиясе: Россия һәм югары сәләтлек потенциалы булган Татарстанның позициясен халыкара аренада ныгыту.
Моның өчен берничә бурычлар бар:
·        Эшлекле активлыкны архитектура-дизайн өлкәсендә арттыру
·        Россия территориясендә төзелеш базары белән бәйләнгән җитештерүләрне ачу өчен ватан һәм чит ил инвесторларын җәлеп итүгә ярдәм итү
·        Компанияләрнең потенциалларын тормышка ашыру өчен яңа инвестицион тәҗрибәләрне үзләштерү
·        Форумда булган мәсьәләләрне чишү өчен заказлар пулын потенциаль башкаручыларга күрсәтү.

Архитектура һәм Дизайн  Халыкара Инвестицион форумы – дизайн индустриядә иң көтелгән чара, ул яшь һәм профессиональ Россия белгечләрен, бизнес вәкилләрен, инвесторларны берләштерәчәк. Россия, БДБ илләре һәм Европадан 1000нән артык кеше катнашуы көтелә.

Катнашучылар архитектура һәм төзелеш, дизайн, HoReCa, трендлар, бренд һәм креатив индустрияләр сессияләрендә катнаша алачаклар. Монда бөтен дөньядан профессионаллар белән танышырга, тәҗрибә белән алмашырга мөмкинлек булачак.

Форумда Ирландия Король Архитекторлар институты әгъзасы Мария Кирнан, бизнес-спикер  һәм прайсинг буенча консультант  Роман Тарасенко,  Design Award 2017 җиңүчесе Ева Бергман, яктылык дизайнеры Наталья Маркевич, SWIC конгрессының партнеры, Perfect Spa Халыкара премиясенең жюри  әгъзасы Инна Сидороваи һәм башкалар катнашачак. Чакырылган спикерлар арасында танылган декоратор Жан Луи Денио, предметлы дизайн авторлары Ронан  һәм Эрван Буруллек, Мәскәүнең баш архитекторы Сергей Кузнецов була.

Чараны PentaHouse холдингы, Imagine Group компаниясе белән бергә һәм Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы үткәрә.

www.siyum.ru сайтында регистрация бара.

Чара «Корстон» (Казан шәһәре, Н.Ершов урамы, 1а) үтәчәк. Сораулар белән info@siyum.ru мөрәҗәгать итегез.

Архитектура һәм дизайн индустриясенең  форумында катнашырга чакырабыз! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International