Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне «НДС һәм махсус салым режимнары буенча 2026 елда салым законнарындагы үзгәрешләр» темасына вебинарда катнашырга чакыра, ул 11 декабрьдә 10.30 да узачак.
Вебинарның спикеры булып Идарәнең юридик затларга салым салу бүлеге башлыгы Эльмира Хәмидуллина чыгыш ясаячак.