Pozis эретүне таләп итмәүче вертикаль суыткычны җитештерде

2018 елның 13 марты, сишәмбе

Pozis эретүне таләп итмәүче вертикаль суыткычны җитештерде. POZIS FV NF-117 – тулысынча Татарстан компаниясенең уйлап табуы.

Приборда көчле компрессор, яхшы механик идарә итү системасы бар, сүндерүдән соң 9 сәгатькә кадәр салкынны тота ала.

Суыткыч А-класслы энергияэфеективлыгын алган, Pozis бөтен техникасы “яшел” технологияләр буенча эшләнелә.

Pozis яңалыгы 228 литр күләмендә 6 төстә чыга һәм теләсә нинди бүлмәдә тора ала, чөнки аның зурлыгы - 156 см (биеклек), 59,5 см (киңлек) и 63 см (тирәнлек). Эчендә 6 тартмасы бар.

Pozis  шул модель белән кертелгән кырыйлы тоткалары булган ишекләре трендын ача. Әлеге тренд ишектә еш кына сынучы элементлар проблемасын чишә.

“Бу чишелеш суыткыч җитештерүен модернизацияләү һәм компаниянең дизайн һәм уйлап табулар үзәгенең эше ярдәмендә барлыкка килде”, - дип эшханәнең генераль директоры  Радик Хасанов билгеләде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International