“Казан” Халыкара аэропорты бишенче тапкыр Россиядә һәм БДБ илләрендә иң яхшы дип игълан ителде

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

“Казан” Халыкара аэропорты бишенче тапкыр World Airport Awards 2018 бүләген алды. Бүләкләү церемониясе Стокгольмда үтте. Бу елда Казан аэропорты абруйлы премиясен алган бердәнбер Россия аэропорты булып тора.

Best Regional Airport Russia and CIS премиясен - Россиядә һәм БДБ илләрендә иң яхшы региональ аэропорт -  Казан аэропорты Skytrax консалтинг компаниясенең экспертлары бәясе буенча алды.

Казан аэропорты тагын бер тапкыр «Чанги» Халыкара аэропорты (Сингапур), Лондон «Хитроу», Токио, Абу-Даби, Цюрих, Мюнхен, Лос-Анджелес аэропортлары һәм башкалар белән бергә өлкә лидерлары арасында тора.

Бездә Skytrax  ике бүләге бар – “Россиядә һәм БДБ илләрендә иң яхшы региональ аэропорт” һәм 2015 елда 4 йолдыз бирелде.

Конкурентлы группада урнашканда без яңа, югары технологияле җиһазлар һәм сыйфатны яхшыртабыз.

World Airport Awards бүләген шулай ук Passenger’s Choice Awards дип атыйлар, ул пассажирлар бәяләмәләре нәтиҗәсендә бирелә. Skytrax пассажирларның сайлавы булып тора. Безнең өчен бу бик горур һәм сервисны яхшырту буенча эшне дәвам итүнең стимулы булып тора”, - дип “Казан” Халыкара аэропорты АҖ генераль директоры Алексей Старостин билгеләде.

Skytrax World Airport Awards премиясе дөньяда гражданнар авиациясендә иң абруйлы бүләкләрнең берсе.

Аэропортларның рейтингы хезмәт күрсәтү бәяләүне тикшерүдән тора. Монда нигез итеп эксперт бәясе һәм пассажирлар бәяләмәсе керә. Аэропортлар күп төрле критерияләр буенча бәяләнә, алар арасында аэропортның транспорт үтәрлеге, регистрацияләү уңайлылыгы, досмотр үтүе һәм башкалар.

Skytrax – 1989 елда Бөекбританиядә нигез салынган бәйсез тикшеренү консалтинг компаниясе, төрле авиакомпанияләрнең хезмәт күрсәтүен рэнкинг һәм бенчмаркингны анализлау аша тикшерә.

Фото: tatar-inform.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International