Татарстан медицина инструментлары җитештерүчеләре сәнәгый кластерлар федераль реестрына керде. Бу кластер катнашучыларына импорт алмашуга юнәлгән бердәм инвестицион проектларны тормышка ашыру белән бәйләнгән 50% чыгымын кайтарырга мөмкинлек бирәчәк.
Карарга 2018 елның 27 мартында кул куелды.
Кластерны булдыру инициативасы белән “Казан медико- инструменталь завод” чыкты. Аның катнашучылары «Завод «Эластик» ҖЧҖ, «Здравмедтех-Поволжье» ЯАҖ, «НПФ «ЭЛЕПС» ҖЧҖ, «ИнстрМед» ҖЧҖ, «НПФ «Медикон» ҖЧҖ, «Эндомедиум+» ҖЧҖ һәм башка компанияләр булды.
Кластер эчендә мәгариф һәм фәнни-техник кооперация Казан дәүләт медицина университеты, “Казан авиацион технологияләр фәнни-тикшеренү институты” АҖ, “Медицина фәне үзәге” Медицина симуляторлары региональ инжиниринг үзәге” АҖ тәэмин ителә.