Талия Миңнуллина Франция инвесторларына Татарстанның икътисади потенциалын презентацияләде

2018 елның 8 апреле, якшәмбе

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Франция инвесторларына республикада эш өчен мөмкинлекләрне презентацияләде.

Schneider Electric “Евразия акыллы киләчәге” инвестицион саммиты кысаларында  Агентлык җитәкчесе Татарстанның инвестицион потенциалын презентацияләде һәм Парижда берничә эшлекле очрашулар үткәрде.

Мәсәлән, Агентлык җитәкчесе  Dassault Systèmes (Дассо Систем)  компаниясе вице-президенты Кристан Нардин белән очрашты.

Очрашу барышында Талия Миңнуллина компания җитәкчелегенә инвесторлар өчен өстенлекләр турында сөйләде. Шулай ук республика территориясендә МИЗ, Иннополис, УКСИҮТ турында әйтелде.

Dassault Systèmes (3DS) компанияләргә инновацион проектларны тормышка ашыру өчен виртуаль тирәлекне бирә. 3DEXPERIENCE  платформасы әйберләрне җитештерү, уйлап табу һәм хезмәт күрсәтүне үзгәртергә ярдәм итә.

Dassault Systèmes бөтен дөньяда сәнәгать өлкәләрен цифрлауны тәэмин итә. Компания 3DEXPERIENCE платформа нигезендә мәгълүмат белән идарә итү, 3D-САПР, проектлау, 3D- модельләштерү, уйлап табу өчен программалы тәэминатны бирә.

Татарстан Франция инвесторлары белән актив хезмәттәшлек итә. Элек Schneider Electric компаниясе Россиядә Иннополис нигезендә үзенең беренче Тикшеренү институтын ачырга карар итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International