Татарстан Иннополисындагы үзәк 5G һәм әйберләр Интернеты нигезендәге технологияләрне булдыру һәм тикшерү буенча Ericsson RnD-үзәкләре глобаль челтәренең мөһим өлешенә әйләнәчәк, дип игълан итте МТС белән бергә эшли торган тикшеренү үзәгенең ачылуында CEO Ericsson Бёрье Экхольм.
25 апрельдә Иннополиста 5G һәм IoT (Әйберләр интернеты) технологияләре нигезендәге инновацион продуктларны һәм эшләнмәләрне уйлап табу һәм Россия һәм глобаль базарларга чыгару максаты белән Фәнни-тикшеренү үзәге тантаналы рәвештә ачылды.
28 февральдә Барселона шәһәрендә World Mobile Congressта Ericsson һәм МТС компанияләре һәм Татарстанның инвестицион үсеше агентлыгы арасында Татарстан территориясендә шундый үзәкне булдыру турында килешүгә кул куелды.
Татарстан премьер-министры ачылу тантанасы кысаларында белдергәнчә, республика яңа технологияләрне үстерүгә һәм дөнья брендлары белән хезмәттәшлеккә алга таба да җитди игътибар белдерергә ниятли.
“Дүртенче индустриаль революция безнең алга зур максатлар куя, без “акыллы икътисадны” 2030 елга кадәр билгеләнгән Татарстан Республикасы үсеше стратегиясендәге төп кластерларның берсе итеп билгеләдек. Россиядә беренче итеп яңадан төзелгән Иннополис шәһәрендә без бөтендөнья дәрәҗәсендәге инфраструктураны оештырабыз. 2017 елгы нәтиҗәләр буенча монда гомуми игълан ителгән инвестицияләр күләме 11 млрд. сум тәшкил иткән 61 компания-резидент теркәлгән.
2017 елда резидент статусы 27 компаниягә бирелде, шуларның арасында чит ил инвесторлары катнашы булган компанияләр бар. Моннан тыш, 2017 елның декабрендә игълан ителгән инвестицияләр күләме 650 млн. сум тәшкил иткән 8 компаниянең проектлары хупланды. Татарстан муниципалитетларында шәһәр инфраструктурасын санлаштыру белән бәйле технологияләрне үстерү хезмәттәшлек юнәлешләренең берсенә әйләнергә тиеш”, - дип хәбәр итте Татарстан премьер-министры.
Алексей Песошин сүзләре буенча, ИТ-чишелешләрнең бөтендөнья базары хәзерге көнгә 3,5 трлн.долларга бәяләнә. Узган елда ул 4%ка артты. Россия сегменты 1,8 трлн.сум тәшкил итә, бу илнең ЭТПның 2%тан артыгына тигез.
Зур һәм урта компанияләрнең Татарстанда үзләренең ИТ-сегментын үстерүгә юнәлтелгән төп капиталга инвестицияләре 2017 елда 6,5 млрд.сум тәшкил итте, ләкин бу барлык инвестицияләр күләменең 2%нан кимрәк.
Яңа үзәкне ачу кысаларында Татарстанга килгән Ericsson компаниясе президенты һәм CEO Бёрье Экхольм компаниянең республиканы эш өчен мәйдан буларак аның актив, шул исәптән яңа технологияләр сегментында, үсеше аркасында сайлавы турында игълан итте.
“5G - популяр сүзләр генә түгел, бу безнең чынбарлык. Безнең өчен бу өлкәдә, башкаларында эшләгән кебек үк, лидерлыкны саклап калу бик мөһим. Без 2023 елга челтәрдә әйберләр Интернетына тоташкан 20 млрд.ка якын җайланмалар булуын фаразлыйбыз. Шуңа күрә 5G кебек челтәрләр нәтиҗәле эш өчен бик мөһим булачак.
Татарстандагы үзәк 5G һәм әйберләр Интернеты нигезендәге технологияләрне уйлап чыгару һәм тикшерүдә RnD-үзәкләренең глобаль челтәренең мөһим өлешенә әйләнәчәк. Без, МТС белән эшләгән кебек, яңа партнерларны да җәлеп итәргә планлаштырабыз. Хәзерге көндә Ericsson соңгы кулланучыларның күбесен әйберләр Интернеты белән тәэмин итәр өчен 3 меңнән артык провайдер белән хезмәттәшлек итә.
Татарстан - югары технологияләргә зур игътибар бирә торган Россиядәге иң көчле һәм тиз үсә торган регионнарының берсе. Һәм без, яңа технологияләрне үстереп һәм эшкә кертә барып, шул экосистеманың өлеше булырга шат”, - дип хәбәр итте Бёрье Экхольм.
Яңа технологияләрне кертү буенча проектларда Татарстан хөкүмәте һәм Ericsson компаниясе белән хезмәттәшлекнең кыйммәтен МТС компаниясе президенты Алексей Корня да билгеләде.
“Дөньядагы яңа технологияләрнең барлыкка килү һәм үсеш тизлеге бик югары. Шундый динамика бизнеска һәм гел дәвам итә торган үзгәрешләрнең тизлегенә күнегүгә бөтенләй яңа таләпләр куя.
Безнең 5G, әйберләр Интернеты һәм акыллы шәһәрләр өчен чишелешләр сегментындагы эш заманча санлы җәмәгатьнең чакыруына җавап булып тора. Инде хәерге көндә планетадагы халыкның 53%ы интернетны куллана, Россиядә бу сан югарырак”, - дип белдерде Алексей Корня.
Аның сүзләре буенча, Татарстан МТС өчен компаниянең аеруча әйдәп баручы чишелешләре эшкә кертелә торган регионнарының берсе.
“Бүгенге көндә Татарстан - чит ил компанияләре өчен Россия базарына керү урыннарының берсе. Монда бөтендөнья дәрәҗәсендәге әзер инфраструктура бар. Халыкара мәктәпләр, уникаль халыкара мәгълүмати технологияләр университеты, бөтендөнья спорт вакыйгалары, рәттән өч ел дәвамында илдә инвестицион климат буенча беренче урын.
Ericsson һәм МТС кебек зур авторитетлы компанияләрнең бердәм тикшеренү үзәген урнаштыру өчен нәкъ Татарстан Республикасын сайлаулары гаҗәп түгел. Шулай итеп бу - өч яклы инициатива. Татарстанда шушы компанияләргә яңа тикшеренү үзәгендә эшләү өчен иң яхшы шартлар булдырылачак. Без мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге эшләнмәләр үзәген төзибез”, - дип белдерде Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.
Шулай ук Иннополистагы үзәкне ачу көнендә «Камаз» белән пилотсыз транспорт өчен эшләнмәләрне җитештерү, җитештерү процессларын һәм әйберләр Интернетын автоматлаштыру өчен чишелешләрне эшләп чыгару турында килешүгә кул куелды.
Иннополистагы үзәк беренче этапта көчен Россия шәһәрләре ихтыяҗы өчен "акыллы шәһәр" (smart city) эшләнмәләрен эшләп чыгаруга юнәлтәчәк.
Үзәкнең эшенә компанияләр үзләренең персоналын: эшләүчеләрне, инженерларны, бизнес-аналитикларны һәм бизнес үсеше буенча белгечләрне җәлеп итәчәк. МТС Үзәк өчен бинаны, дата-үзәгенең куәтен, тестларны үткәрү өчен челтәрле инфраструктураны, гамәлдәге Инновацияләр үзәге һәм күптән түгел төзелгән IoT-лабораториясенең компетенцияләрен һәм ресурсларын, ә Ericsson болытлы һәм телеком-технологияләрен (Ericsson IoT Accelerator, NB-IoT технологияләрен үстерү өчен Massive IoT эшләнмәләре), глобаль экспертизаны, шулай ук партнерлар, стартаплар һәм университетлар экосистемасын куллану мөмкинлеген, шул исәптән Ericsson Garage инкубаторы стартапының һәм бөтен дөнья буенча таралган Ericsson Business Labs лабораторияләренең консультация ярдәмен тәкъдим итәчәк.