Schneider Electric компаниясе Иннополиста Инновацияләр үзәген ачты

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

16 июньдә Татарстан Республикасының югары технологияләр шәһәрендә Schneider Electric халыкара компаниясенең Инновацияләр үзәгенең ачышы узды. Проектны Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Schneider Electric башкарма директорының урынбасары, идарә әгъзасы Эммануэль Бабо башлап җибәрделәр.

Проект компаниянең программа тәэминаты, автоматизацияләү һәм мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә заманча чишелешләрне уйлап табу һәм кертү буенча фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә эшләрен үткәрү өчен лаборатория һәм офистан тора. Инновацияләр үзәге компаниянең халыкара үзәкләр челтәренә керә һәм Россия өчен генә түгел, чит илләр өчен дә эшләчәк. Үзәк нефть һәм газ өлкәсе өчен сәнәгый интернет технологияләр өстендә эшләчәк.

Беренче этапта үзәктә 10 югары квлификацияле инженер эшләчәк. Проекта инвестицияләр беренче 5 елда 1 миллион еврога бәяләнә.

Искә төшерик, «Шнейдер Электрик» АҖ һәм «Иннополис» МИЗ арасында ният турында килешү 2017 елның 21 мартында барлыкка килде. Проектны тормышка ашыру өчен «Иннополис» МИЗ резиденты статусын алган аерым «Шнейдер Электрик Инновацияләр үзәге» ҖЧҖ юридик шәхесе булдырылды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: “Бездә «Шнейдер Электрик» белән озак хезмәттәшлекне оештыру нияте бар. Сәнәгать системаларын автоматизацияләү, программалы продуктларны булдыру Россиядә уйлап табылырга тиеш. Әлеге продуктлар бүгенге көндә бик кирәк. Иннополиста үзәкне ачу һәм аның эше өчен бөтен шартлар бар. Монда ИТ-университет, инженерлар һәм белгечләр, инновацион тирәлек бар».

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина: “Татарстан – халыкара компанияләр өчен Россия базарына керү урыны булып тора. Без инвесторларга иң яхшы шартлар бирәбез.

Үзәктә уйлап табылачак технологик чишелешләр компания һәм аның чит ил һәм Россия партнерлары өчен дә, Татарстанның нефть, газ һәм химия комплексы өчен файдалы булачак. Татарстан территориясендә уйлап табуларга халыкра инвестицияләрне кертү бик яхшы. Иннополиста технологик компанияләр өчен чыннан да иң яхшы шартлар булдырылган”.

Schneider Electric компаниясе турында

Schneider Electric – энергия белән идарә итү һәм йортлар, инфраструктура һәм сәнәгатьне автоматизацияләү өлкәсендә санлы трансформациянең дөнья лидеры. Компания 100 илдә бар. Россиядә компаниянең тарихы 100 елга якын, Россия ягулык-энергетик комплексы белән ул 40 елдан артык эшли. Россиядә Schneider Electric җитештерү базасына 5 завод, берничә логистик, инженер һәм фәнни-техник үзәкләр керә. Россиядә Schneider Electric компаниясендә якынча 10 000 кеше эшли.

 

Фото: ТР Президентының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International