Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы «Астана» күп функциональ үзәк белән хезмәттәшлек итергә ниятләнә

2018 елның 6 июле, җомга

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы һәм «Астана» Халыкара финанс үзәге үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

Хезмәттәшлек шартларында яклар бер берсенә стратегик юнәлешләр буенча ярдәм итәчәкләр, мәгълүмат, белгечләр фикерләре, тәҗрибә белән алмашачаклар, бердәм проектларда катнашачаклар.

Документ астында Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм Үзәк идарәсе Кайрат Келимбетов имзаларын куйдылар.

5 июльдә «Астана» Халыкара финанс үзәгенең рәсми ачышы узды.

“Татарстан Республикасы ислам банкингын кертү буенча беренче регион булып тора. Без чит ил инвестицияләрен җәлеп итү өчен әлеге инструментны куллануын оештыру буенча чит ил хезмәттәшлеребезнең тәҗрибәсен өйрәнәбез. “Астана” КФҮ белән хезмәттәшлек ислам финансларын практикада кулланырга ярдәм итәчәк һәм Ислам икътисады үзәген булдыруда зур ярдәм булачак.

Моннан башка безгә Экспо-2017 мәйданнарын куллану тәҗрибәсе кызык, шулай киләчәк елда без Kazan Expo комплексында WorldSkills 2019 Эш профессияләре буенча Дөнья чемпионатын уздырабыз. Казакъстан хакимиятнең карары безнең күргәзмә комплексының эшен планлаштыруга күп идея бирәчәк дип уйлыйм”, - дип Талия Миңнуллина билгеләде.

Килешү максаты – хезмәттәшлекне киңәйтү һәм ныгыту, шулай ук инвестицияләрне җәлеп итүгә якын темаларга мәгълүмат белән алмашу: инвестицион тирәлек, инвестицион сөйкемлелекне арттыру буенча чаралар, ислам финанслар индустриясен үстерү, хәләл-индустрия һәм кеше капиталы.

 

Фото: ТР Президентының мәгълүмат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International