Казанда IoT World Summit Russia үтәчәк

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

1-2 октябрьдә Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Инвестицион үсеш агентлыгы ярдәмендә Россия, АКШ, Европа һәм Азиядән яңа санлы технологияләрне практикада куллану өлкәсендә дөнья лидерларының очрашуы үтәчәк.

25 илдән 120дән артык халыкара экспертлары Индустрия 4.0, Санлы корпорацияләр, Акыллы шәһәр һәм Энергетика өчен алдынгы технологияләрне кертү тәҗрибәсен күрсәтәчәкләр, катнашучылар 125тән артык практик кейслар карачаклар һәм IoT технологияләрен куллану ярдәмендә төрле өлкәләрдә оешмаларның эффективлыгын арртыру сорауларын күтәрәчәкләр.

Россия Федерациясенең Премьер-министры Дмитрий Медведев Саммит тематикасының мөһимлеген югары бәяләде: “Бүген эффектик икътисад санлы гына була ала. Бу вакыт таләбе генә түгел, бу – безнең илнең конкурентлылык, аның милли куркынычсызлык соравы. Шуңа күрә без Санлы икътисад үсеше программасын кабул иттек”.

Саммитта IoT һәм IIoT, М2М коммуникацияләр, Зур мәгълүматны анализлау, Ясалма интеллект, Машина укытуы, Киберкуркынычсызлык һәм Блокчейн өлкәләрендә иң алдынгы чишелешләр күрсәтеләчәк. Соңгы уйлап табуларны GE, IBM, Microsoft, Google, Oracle, Cysco System, Huawei, ICBcom кебек компанияләр күрсәтәчәк. Digital-күргәзмә һәм Startup Pitch сессияләр форматында Россия, АКШ, Сингапур, Кытай, Һиндстан, Германия, Бөекбританиядән стартаплары һәм үсеш алучы  яшь hi-tech компанияләрнең чишелешләре каралачак.

Лидер дөнья компанияләрнең кейслары

IoT World Summit Russia зур халыкара вакыйгасы үзләрендә IoT технологияләрен керткән халыкара экспертлардан тәҗрибәсен күрсәтәчәк:

  • Factory – INDUSTRY 4.0 проектларын нәрсәдән башларга: Амит Курекар, Һиндстан Procter & Gamble технологик директоры;
  • Нефть һәм газ секторында чыгару, эшкәртү һәм күчерү процессларын санлаштыруның эшләүче модельләре: Шаруль Рашид, Малайзиянең Petronas баш инженеры;
  • Big Data аналитикасы ярдәмендә операцион эффективлыгын һәм керемне ничек максимальләштерергә: Питер Джэксон, Бөекбританиянең Southern Water Мәгълүмат бүлегенең җитәкчесе;
  • Акыллы авыл хуҗалыгы җитештерүендә IoT & IioT өчен болытлы технологияләрен куллану: Пери Субраманья, АКШ Monsanto Company IoT буенча менеджеры;
  • City рецептлар һәм акыллы шәһәр фикерләвенең эволюциясен карау: Карл-Филип Коэнеграхтс, Бельгиянең Гент шәһәрендәге Санлы стратегиясе буенча директор;
  • Бизнесны киңәйтү һәм IoT монетизацияләү: Атул Говил, Һиндстан Гликолс Трансформацияләү буенча баш директоры;
  • Спорт индустриясендә клиентлы хезмәт һәм акыллы инфраструктуралы объектлар өчен IoT: Оскар Перес-Кордова, Испаниянең INsports EuroLatam - Барселона һәм Мексиканың Европа бүлегенең идарә директоры.

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгының җитәкчесе Талия Миңнуллина:

“Татарстан Россиядә IoT технологияләрен үстерү үзәгенә әверелә, шуңа күрә Казанда IoT World Summit Russia үткәрелә. Без илдә беренче булып «Блокчейн: Россиянең яңа нефте» халыкара конференциясен үткәрдек, республикада соңгы ярты ел эчендә ике RnD үзәк ачылды - Siemens һәм Schneider Electric. Без ИТ-технологияләр үсешен яклыйбыз. Казанда шундый масштаблы саммитны үткәрү бизнес өчен тәҗрибә белән алмашырга, эшлекле контактларны урнаштырырга һәм республикада яңа инновацион стартаплар һәм проектларның барлыкка килүгә ярдәм итәчәк”.

Санлы күнекмәләрне үстерү

Бу елда Саммитта катнашучылар өчен махсус мөмкинлек бар - Cass Business School Лондон бизнес мәктәбенең «IoT Leadrship Programme» укыту программасын үтү. Программаны Бөекбританиянең Cass (DLRC) Санлы лидерлык тикшеренү үзәгенең директоры, Стратегия профессоры Джанвито Ланзолла алып барачак.

IoT World Summit Russia аудиториясе: Россия һәм халыкара компанияләрдә стратегик һәм инновацион үсештә катнашучы генераль директорлар, IT директорлар, санлаштыру буенча директорлар, техник директорлар, IoT, Санлы Трансформацияләү һәм Индустрия 4.0 җитәкчеләре, баш инженерлар, мәгълүмати куркынычсызлык һәм башка бүлекләр башлыклары.

Оештыручы IoT Wolrd Summit Russia – Redenex – энергоэффектив һәм санлы технологияләр, интернет әйберләр,зур мәгълүмат, мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә халыкара тикшеренү компаниясе. Саммитның партнерлары Quarta, Aurora компанияләре булып тора.

Әстәмә мәгълүмат www.iotworldsummit.ru сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International