2018 елның беренче яртыеллыгында Ростех дәүләт корпорациясенә керүче Pozis Татарстан суыткычы экспорты 41,5%ка үсте. Ул Европа берләшмәсе, Һиндстан, Кытайда сатыла башлады. Экспортның 55% икекамералы суыткычларга туры килә. Хәзерге көнгә суыткыч техникасы 14 илгә сатыла.
2018 елда Pozis компаниясе “Россия экспорт үзәге” экспортлаучылар реестрына керде һәм «Russian Exporter» билгесен куллана башлады. Әлеге моментка компания «Made in Russia» системасы буенча сертификацияләү буенча эшне дәвам итә. Ул POZIS продукциясенең югары сыйфатын күрсәтә.
“Ростех дәүләт корпорациясенең стратегиясе буенча 2025 елга гражданнар продукциясенең өлеше 50%ка артуы планлаштырыла. POZIS бу юнәлештә лидерларның берсе. Бүгенге көнгә оешманың барлык җитештерүдә гражданнар продукциясенең өлеше 46% тәшкил итә, ә экспорт үсеше әйберләрнең сыйфатын һәм конкурентлылыгын күрсәтә”, - дип Ростех дәүләт корпорациясенең Элемтәләр буенча директор Екатерина Баранова билгели.