Pozis җитештерүгә өч ел эчендә 2 млрд сум кертәчәк

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

“Техмаш” концернына керүче Татарстан оешмасы инвестицион проектны тормышка ашырырга планлаштыра. Ул суыткыч техникасы җитештерүен 2 тапкырга арттырачак - елга 600 мең җайланма җитештерәчәк.

Суыткыч җайланмалары җитештерүенә тулай инвестицияләр күләме 2021 елга кадәр 2 млрд сум тәшкил итәчәк. Проект буенча әзер суыткыч продукциясен саклау өчен заманча склад төзелеше карала.

Яңа җитештерү һәм склад күәтләре компаниягә 2025 елга 17,5 млрд сумга кадәр гражданнар продукциясен сатудан керем арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

“Ростех Дәүләт корпорациясенең стратегиясе 2025 елга кадәр 50%ка гражданнар продукциясенең өлешен арттыруны карый. Pozis бүлендек компаниясе әлеге юнәлештә лидерларның берсе булп тора. Бүгенге көнгә оешманың тулай җитештерү күләменең гражданнар продукциясенең өлеше 46% тәшкил итә. Pozis продукциясе Россия һәм дөнья базарында яхшы сатыла. Инвестпроектны тормышка ашыру сатулар географиясен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк”, - дип Ростех Дәүләт корпорациясенең коммуникацияләр буенча директор Екатерина Баранова билгеләде.

Яңа склад комплексы WMS автоматизацияләнгән система белән җиһазландырылачак, ул логистика, топология, запасларны исәпкә алу, операцияләрне планлаштыру һәм башка склад процессларын алып бару эшчәнлеген алып барачак.

“Оешма яхшыртылган техник характеристикалар булган суыткыч техникасын җитештерү һәм тормышка ашыру күләмнәрен ирешергә планлаштыра. 2021 елдан башлап һәр ел 600 мең медицина техникасы җитештереләчәк. Проектны тормышка ашыру югарытехнологияле җиһаз һәм инновацияләрне куллану белән тормышка ашырылачак. 2025 елга Pozis гражданнар продукциясен сатудан керем 17,5 млрд сум тәшкил итүе планлаштырыла”, - дип «Техмаш» концерны генераль директоры Владимир Лепин билгеләде.

Хәзерге көнгә POZIS гражданнар җитештерүенең экспортка юнәлгән югарытехнологик үсеш дәрәҗәсе булган РФ оборона-сәнәгый комплексы лидерларының берсе булып тора. Компаниянең гражданнар продукциясенең 90% артык күләме суыткыч, профессиональ һәм медицина җиһазына туры килә.

2018 елда POZIS “Россия экспорт үзәге”нең иң яхшы экспортерлар реестрына керде һәм «Russian Exporter» билгесен куллана башлады. Компания «Made in Russia» системасы буенча сертификация үтә. Ул чит илгә сату өчен продукциянең югары сыйфаты турында әйтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International