11-13 сентябрьдә Рус утравында Диңгез буе башкаласында IV Көнчыгыш икътисад форумы узачак, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясе катнашачак.
«Көнчыгыш икътисад форумы - ул Азия инвесторларын җәлеп итү өчен яхшы мәйдан. КИФ-2108 кысаларында республика җитәкчелеге тарафыннан чит ил һәм үз илебездәге компанияләрнең, шул исәптән «Йокогава электрик», Hitachi Ltd, Lotte Corporation, Weichai Power һәм башка компанияләрнең вәкилләре белән берничә эшлекле очрашу планлаштырылган, шулай ук хезмәттәшлек турында берничә килешүгә кул куелачак. Моннан тыш, визит программасында Кытай Халык Республикасындагы Сычуань, Чжэцзян, Шаньдун һәм башка провинцияләрнең вәкилләре белән очрашулар күздә тотыла», дип алдагы сәфәр турында хәбәр итә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.
«Ерак Көнчыгыш: мөмкинлекләрнең чикләрен киңәйтеп» Көнчыгыш икътисад форумының Пленар утырышында Россия Президенты Владимир Путин, КХР рәисе Си Цзиньпин, Монголия президенты Халтмаагийн Баттулга, Япония премьер-министры Синдзо Абэ һәм Корея Республикасы премьер-министры Ли Нак Ённың чыгышлары көтелә. Форумны оештыручыларның мәгълүматы буенча, КИФ-2018 быел дөньяның 60ка якын иленең вәкилләрен җыячак.
Татарстан Республикасы стенды А павильонында урнаштырылачак. Чарада катнашучылар республиканың инвестицион һәм икътисади потенциалы белән таныша алачак.
Белешмә өчен:
Көнчыгыш икътисад форумы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин указы буенча 2015 елда гамәлгә кертелде. Указ нигезендә Көнчыгыш икътисад форумы ел саен Владивосток шәһәрендә уздырыла. Ел саен Көнчыгыш икътисад форумы дөнья икътисады, региональ интеграция, сәнәгать һәм технологияләрнең яңа тармаклары үсешенә кагылышлы төп мәсьәләләр, шулай ук Россия һәм дөньяның башка илләре каршында торучы глобаль чакырулар турында фикер алышу урынына әйләнә. Форумның чаралары Россиянең дөньяның төрле илләре белән мөнәсәбәтләренә багышланган панель сессияләр, түгәрәк өстәлләр, телебәхәсләр, эшлекле иртәнге ашлар һәм бизнес-диалоглар рәвешендә узалар.