Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы республика шәһәрләре һәм районнарының башкарма комитет башлыклары һәм эшмәкәрләре белән Саба муниципаль районында киңәшмә уздырды. Киңәшмә «Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләрендә сәнәгать мәйданнарын булдыру системасын алга таба үстерү» темасына багышланган иде.
Җыелышта дәүләт органнары, эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү ифраструктурасы оешмалары, иҗтимагый берләшмә вәкилләре һәм эшкуарлар катнашты.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов әйтүенчә, сәнәгать мәйданнары кече һәм урта эшмәкәрлек проектларын тормышка ашыру мәйданнары буларак каралырга тиешләр. Әлеге сәнәгать мәйданнарына резидент буларак кергән эшкуарлар үзенә күрә инвесторлар булып торалар. Моның белән бәйле рәвештә, мәйданнарда алар өчен уңайлы шартлар тудыру әһәмиятле.
Агентлыкның Эшмәкәрлекне үстерү идарәсе җитәкчесе Алексей Угаров яңа булдырыла торган Эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү үзәгенең функцияләре турында сөйләп узды. Әлеге Үзәк республикабыз эшкуарларына консультацион ярдәм күрсәтү, мәгълүмат белән тәэмин итү, Агентлык программаларын тормышка ашыруда ярдәм күрсәтү, уку-укыту программаларын реализацияләү (шул исәптән «Эшмәкәрләрнең виртуаль университеты» программасын) белән шөгыльләнәчәк.
Җыелыш барышында Саба муниципаль районының башлыгы, Саба районы Советы рәисе Рәис Миңнеханов, Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Минсагит Шакиров һәм башкалар чыгыш ясадылар.
Моннан тыш, киңәшмәдә катнашучылар өчен Саба урманчылыгын – агач оны җитештерү цехын, «Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет оешмасын, ҖЧО «СМиТ» метал конструкцияләр җитештерү оешмасын, ҖЧО «Сабылен» киндер эшкәртү оешмасын карап чыгу мөмкинлеге тудырылган иде.
ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте