Procter & Gamble компаниясенең һинд бүлегенең глобаль технология директоры Амит Курекар 1-2 октябрьдә Казанда узачак Әйберләр интернеты технологияләре буенча Бөтендөнья санлы саммиты кысаларында предприятиеларда акыллы җитештерүне гамәлгә кертү тәҗрибәсе белән уртаклашачак.
"Индустрия 4.0 кысаларында проектны җибәрү өчен башта оптимизацияләү һәм алынган мәгълүмат ярдәмендә нинди дә булса чыгымнарны киметүгә мохтаҗ булган IoT-технологияләрен куллану өлкәләрен сайларга кирәк", - дип билгеләде Курекар.
Эксперт фикере буенча, технологияләрне кертүнең башлангыч стадияләрендә файда алу бик мөһим. Шуңа күрә уңышка тиз ирешү мөмкин булган өлкәне сайларга кирәк.
«Әгәр сезнең җитештерүче компания икән, технологияләрне куллану урыннарын табу авыр булмаячак. Бу төрле мәгълүматны җиңел ала һәм конкрет мисалларда аның кыйммәтен күрсәтә алырлык өлкәләрнең берсе», - дип саный P&G вәкиле.
Амит Курекарның төрле компанияләр белән бергә Индустрия 4.0 өлкәсендә күпчелек проектларны тормышка ашыру тәҗрибәсе бар. Аның катнашуы белән P&G җитештерүне автоматлаштыру буенча «Акыллы машиналар» программасын җибәрде һәм галимнәрнең зур төркемен җыйган Data Science департаментын кертте. Экспертның компетенцияләре өлкәсенә персонал һәм проектлар белән идарә итү, сәнәгать Әйберләр интернеты, фараз итү аналитикасы һәм машина ярдәмендә укыту керә.
Һиндстаннан килгән эксперт 1-2 октябрьдә Казанда узачак IoT World Summit Russia чарасында түгәрәк өстәлдә катнашачак.
Саммитның Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы ярдәме белән үтәчәген искәртик.
Саммитның http://iotworldsummit.ru сайтында регистрацияне үтеп, дискуссиягә кушылырга мөмкин