Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы «Икътисад, сәүдә сәясәте һәм Бөтендөнья сәүдә оешмасы хокукы» квалификация үстерү курслары турында игълан итә

2012 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

2012 елның 2 апреленнән алып 13 апреленә кадәр «Икътисад, сәүдә сәясәте һәм Бөтендөнья сәүдә оешмасы хокукы» темасына багышланган квалификация үстерү курслары утәчәк (40 сәгать).

Үткәрелү вакыты: 2012 елның 2 апреленнән 13 апреленә кадәр, эш көннәре, 14.00 алып 18.00 кадәр.

Үткәрелү урыны: Казан милли тикшеренү технология университеты (КНИТУ) (Казан шәһәре, Попова урамы, 10 йорт,  2 этаж, 211 аудитория).

Курсларда катнашу мөмкинлеге эшмәкәрләр өчен түләүсез.

Регистрация үткән эшмәкәрләрнең  8(843)570-40-03 (Лотфрахманова Роза Ильдусовна) телефонына 2012 елның 30 мартына кадәр шалтыратып, катнашу теләген белдерүләре сорала.

ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International