«Бизнес успех» Бөтенроссия конкурсы иң уңышлы эшмәкәрләрне сайлап алачак

2012 елның 28 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы иң уңышлы эшмәкәрләрне «Бизнес успех 2012» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра. Әлеге бәйге «Опора России» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы,  Россия Федерациясенең икътисади үсеш министрлыгы, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы, ААҖ «Россиянең кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү банкы»,«Опора-Кредит» Медиахолдингы тарафыннан оештырыла.

Конкурста катнашу мөмкинлеге түләүсез.

Бәйгедә җиңүчеләрне официаль  котлау тантанасы «Бизнес-Успех 2012» конференциясе  кысаларында 2012 елның 15 маенда мәдәни-күңел ачу комплексы «Пирамида»да узачак (Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 3 йорт).

Конкурс түбәндәге номинацияләр игълан итә:

  • Иң яхшы стартап;
  • Иң яхшы ИТ-проект;
  • Иң уңышлы инновацион проект;
  • ААҖ «МСП Банк» тарафыннан реализацияләнә торган кече һәм урта эшмәкәрлеккә финанс ярдәм күрсәтү программасы кысаларында финанслаштырылган иң уңышлы проект;
  • Җитештерү өлкәсендә иң отышлы проект;
  • Сәүдә/хезмәт күрсәтү өлкәсендә иң уңышлы проект;
  • Социаль җаваплылыкка ия булган эшмәкәр;
  • Авыл хуҗалыгы өлкәсендә иң уңышлы проект.

Конкурста катнашырга теләүчеләр 2012 елның 16 апреленә кадәр http://www.opora-credit.ru/conference/contest/ порталы аша катнашучы анкетасын тутырырга, 2012 елның 15 маенда үтә торган Конференциясенә онлайн регистрация үтәргә тиешләр.

Иң уңышлы стартап номинациясендә катнашучылар анкета белән бергәлектә Бизнес-план проектын тапшырырга тиеш (ЮНИДО стандартлары кысаларында).

Сораулар өчен телефон: Людмила Сазонова +7 495 783-58-14 (эчке номер: 1983).

Өстәмә мәгълүматны http://www.opora-credit.ru/conference/contest/ сайтында таба аласыз.

Номинацияләр

2012 елның 15 маенда үтә торган Конференциянең кыскача программасы

Анкета формасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International