Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре Санкт-Петербург шәһәренең бизнес җәмгыятьчелеге белән очрашты. «Санкт – Петербург – Россия төбәкләре» мәгълүмати-эшлекле миссиясе министрлыклар, дәүләт органнары, Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм иҗтимагый оешма вәкилләрен түгәрәк өстәл артына җыйды. Форумның максаты – төрле төбәкләр оешмалары арасындагы икътисади элемтәләрне ныгыту, потенциаль партнерлар табу, уртак оешмалар төзү. Очрашуда Санкт-Петербургның кече һәм урта эшмәкәрләре торак-коммуналь хуҗалык, кече һәм эре энергетика, шәһәр төзү, мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге инновацион проектларын презентацияләделәр.
Конференция барышында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Лиана Саетова республиканың кече һәм урта эшмәкәрлеге үсеше турында сөйләп үтте.
ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте