Иннополиста IoT World Summit Russia нәтиҗәсендә Россиядә беренче NB-IoT челтәре ачылды.
Казанда 1-2 октябрьдә Redenex халыкара тикшеренү компаниясе оештырган IoT World Russia Summit узды.
Чарага 25 илдән якынча 900 делегат һәм 120 эксперт килде, алар санлы трансформациягә, әйберләрнең сәнәгый интернеты, акыллы энергетика, инновацион шәһәрләрне булдыру һәм IoT- стартапларны үстерү, блокчейн һәм киберкуркынычсызлыкка багышланган панель дискуссияләрдә катнашты.
Саммитны Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шайхутдинов ачтылар.
Талия Миңнуллина Республика федераль дәрәҗәдә әйберләр интернеты үзәгенә әйләнәчәк дип ышаныч белдерде: «Әйберләр интернеты өлкәсендә халыкара экспертларны җыярга мөмкинлек булды. Саммитта потенциал бар һәм без аны һәр елны үткәрергә планлаштырабыз. Шундый чара туры трансляцияләрне уздыру белән Татарстанда үтүен телибез”.
Роман Шайхутдинов РФ премьер-министры Дмитрий Медведевның сәләмләү сүзен укыды һәм яңа эшлекле контактларны урнаштыруда ышанычын белдерде.
“Саммитның Татарстанда икенче тапкыр үтүе очраклы түгел. Бездә санлы икътисад чорына күчү өчен яхшы шартлар булдырылган: республика халкы озак вакыт буенча электрон хезмәт белән кулланалар, киберкуркынычсызлык технологияләре үсә”, - дип Роман Шайхутдинов билгеләде.
Чара барышында базарлар һәм бизнесны санлы трансформацияләүгә, сәнәгатькә, акыллы шәһәр тирәлегенә һәм технологик эшмәкәрлеккә багышланган яңа карашлар, пленар сессияләр һәм экспертлар чыгышлары үтте.
“Санлы трансформация фабрикасы”ның башкарма директоры Андрей Крылов сөйләгәнчә, “электр энергиясен чыгаручы станция ремонтка тукталмачак, самолет вакытында һәм куркынычсыз рейска китәчәк, машиналар мобиль телефоннар кебек яхшырачак”.
СИБУР компаниясенең «Индустрия 4.0» юнәлешенең җитәкчесе Валерий Черепанов сүзләре буенча, «индустрия 4.0» бурычы – системаларны автоном рәвешендә эшләргә өйрәтү. “Санлы проектларны уңышлы башлап җибәрү өчен кроссфункциональ команданы формалаштырырга кирәк, югары дәрәҗәдә үзгәрешләргә ярдәм күрсәтүне тәэмин итергә, санлы чишелешләрне кертүдә ихтыяҗларына ориентлашырга кирәк”.
Санлы трансформацияләр аша сәнәгый компанияләр генә түгел, әмма бөтен шәһәрләр үтә. Башта “смарт-сити” термины шәһәрләрнең мәгълүматлаштыруын арттыру өчен технологияләрне атадылар. Хәзер ул кешенең яшәү сыйфатын арттыру өчен әйберләр интернетының төрле технологияләрне куллану белән үсеш концепциясенә әйләнде.
Шәһәр тирәлегенә мәгълүмати технологияләрне кертү буенча халыкара тәҗрибәләр белән CitiesofPeople (Бельгия) генераль директоры Карл-Филип Коэнеграхтс уртаклашты. Аның уйлавы буенча акыллы шәһәр – беренче чиратта кешеләр өчен шәһәр. Мәсәлән, Гент шәһәре моңа яхшы мисал булып тора: ул бөтен яшьтәге кешеләр өчен ачык һәм дус. Урынлы муниципаль хакимият экологик куркынычсызлыкка һәм бөтен муллыкка нигезләнгән диверсификацияле икътисадны тормышка ашырырга омтылалар.
Саммит нәтиҗәләренең берсе «НИИ СТТ» АҖ, «Иннополис Сити» АҖ һәм «Иннополис» МИЗның Иннополиста Россиядә беренче NB-IoT ачык челтәрен булдырырга карар иттеләр.
«НИИ СТТ» АҖ вәкиле Илья Тихонов сүзләре буенча челтәрнең төп максаты - NB-IoT яңа стандартларын куллану. “Төп станция урамда урнашачак һәм җайланмаларны җитештерүчеләрнең аны тормышта куллануын тикшерә алачаклар”, - дип сөйләде. Вәкил шулай ук Иннополис җитәкчелегенең оперативлыгын билгеләде. “Кирәк булган сорауларны без бер көндә чиштек”.
Саммит LeadingDigitalTransformation укыту программасы белән тәмамланды, аны 3 октябрьдә Казан технопаркында CassBuisnessSchool (Великобритания) менеджмент кафедрасы идарәсе Джанвито Ланзолла үткәрде. Спикер санлы үзгәртү концепциясен булдыру, бизнес-модельләрне трансформацияләү һәм хәтәрләр белән идарә итү инструментлары белән уртаклашты.
Чара Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы ярдәмендә үтте. 2019 елның 1-2 октябрендә үтәчәк IoTWorldSummitRussia кадәр!
http://iotworldsummit.ru сайтында өстәмә мәгълүмат табырга мөмкин.