Казанда сәламәтлек саклау өлкәсендә объектларны яңарту һәм модернизацияләү процессы турында сөйләштеләр

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

2018 елның 4 октябрендә Татарстан башкаласында “Сәламәтлек архитектурасы. Заманча инженер системалар» фәнни-практик конференциясе (Modern Engineering System – MES) үтте.

Сәламәтлек кешенең иң югары кыйммәте. Әмма иске медицина объектлары куелган мәсьәләләрне тулысынча гамәлгә ашыра алмый. Шуңа күрә республика сәламәтлек саклау өлкәсендә объектларны яңарту һәм модернизацияләү процессларына зур игътибар итә.

Конференцияне “Медицина архитектурасы – 2030. Кешенең киләчәк сәламәтлеген формалаштыручы баш брендлар пленар дискуссиясе ачты.

“Кадерле кунаклар һәм катнашучылар. Бүген монда безнең озак һәм бәхетле гомер үтүгә өлеш кертә алучы кешеләр җыелды. Әлеге кешеләр сәламәтлек объектларын төзү, проектлау, гамәлгә ашыру һәм яңарту өчен җавап бирәләр. Халыкның яшәү сыйфатын арттыру – Татарстанның 2030 елга кадәр Стратегиясенең төп фикере”. – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сәламләде, - Медицинаның сыйфаты – сәламәтлек системасы эшчеләре квалификациясе һәм дөнья дәрәҗәдәге җиһаз гына түгел, әмма яңа төрле учрежденияләр. Эксперт фикерләр һәм хосусый финаслауны җәлеп итү кирәк була. Моның өчен Татарстанда бөтен шартлар бар!”.

“Мин төрле илләрдә төрле сәламәтлек модельләренең гамәлгә ашыруы белән риза. Әмма беркемдә дә идеаль модель юк. Без барыбыз да өйрәнәбез. Һәрберебез MES кебек конференциядә халыкара мәйданында үз тәрҗрибәсе турында сөйләргә тиеш”. – дип Америка клиникасы президенты һәм генераль директоры Дебра Левин билгеләде.

Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Файзуллин конференциянең яңа технологик, конструктив һәм архитектур чишелешләр, яңа уйлап табулар, төзелеш һәм сәламәтлек системасы өлкәләре үсешенең перспективалары турында экспертлы сөйләшү өчен яхшы мәйдан булуында ышаныч белдерде.

Пленар сессия алдында конференциядә катнашучылар медицинада технологияләр өлкәсендә яңалыклар белән таныштылар. Конференция кысаларында медицина техникасы, җиһаз һәм инновацион медицина технологияләре күргәзмәсе үтте. Ике экранда докторның кеше органын кисүен карарга мөмкинлек булды. Әлеге презентацияне Sun Com Казан компаниясе оештырды. HKS Америка компаниясе Вице-президенты Шеннон Краус үз чиратында инновацион технологияләр мисалында телефоннан докторга кардиограмма җибәрүен күрсәтте. Дөрес, хәзер төрле әйберләр кешенең үткән километрлар, калорияләр һ.б. саный ала.

Уңай тирәлек медперсоналның эффектив эшенә һәм пациентларның тиз терелүенә ярдәм итә. Шуңа күрә шундый конференцияләр төрле илләрнең медицина берләшмәсе өчен бик мөһим. MES 2018 конференциясе Россия, АКШ һәм Нидерландыдан 350 кешене җыйды.

Чараны Казан архитектура-төзелеш университеты һәм «Регионара клиника-диагностик үзәге” белән бергә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы оештырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International