Аким Даниал Ахметов җитәкләгән Казакъстан Республикасының Көнчыгыш-Казакъстан өлкәсе делегациясе Татарстанның инвестицион климаты белән танышты һәм регионара хезмәттәшлек үсеше юнәлешләрен билгеләде.
Казакъстан безнең республикабызның иң беренче сәүдә-икътисади партнерларның берсе булып тора.
«Казакъстан белән мөнәсәбәтләр соңгы вакытта регионара дәрәҗәдә үсә, бу икътисади эффект бирә. Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан-Казакъстан товар әйләнеше 40%ка үсте һәм 700 млн доллар артты. Хәзер яңа инициативалар бар. Мөнәсәбәтләрнең алдагы ныгытуына ышанабыз», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтә.
Бүгенге көнгә Татарстан һәм Казакъстан арасында һәрвакыт казанышлар һәм тәҗрибә белән алмашу бара.
«Сездә цифровизация өлкәсендә күп проект бар. Сездә шулай ук аграр секторында аралашу мәсьәләләре чишелгән: без сезнең Агропаркны күрдек, анда авыл хуҗалыгы продукциясен сату һәм эшкәртү өчен бөтен шартлар тудырылган. Республикада микрокредитлау шартлары да булдырылган. Әлеге тәҗрибәне алырга кирәк. Без шулй ук мәгариф өлкәсендә тәҗрибәне өйрәнәчәкбез. Кеше капиталын үстерү белән бөтен проектлар кызык», – дип Казакъстан Республикасының Көнчыгыш-Казакъстан өлкәсе Акимы Даниал Ахметов уртаклашты.
Республикалар арасында мөнәсәбәтләр әле 1996 елда үсә башлаган, шул вакытта хөкүмәтара килешүгә кул куелды. Анда сәүдә-икътисади, мәдәни, мәгариф һәм туристик хезмәттәшлек турында сүз барды.
Бүгенге көнгә Татарстанда якынча 40 бердәм компания эшли. Казакъстанда «Камаз», «Татнефть», «КВЗ», Яшел үзән суднолар төзү заводы һәм башкалар эш алып бара. Казакъстан Президенты Нурсултан Назарбаевның Татарстанга визиты барышында ул товар әйләнешен 1 млрд долларга җиткерергә дип максат куйды. Әлеге юнәлештә эш бара.