КОРАЙ төрек төзелеш компаниясе белән очрашу узды

2012 елның 6 апреле, җомга

Бүген Татарстан республикасының инвестицион үсеш агентлыгында Агентлык җитәкчесе Линар Якупов КОРАЙ төрек компаниясенең җитәкчелеге белән очрашты.

«Корай Иншаат А.Ш.» Төркия төзелеш компаниясенең генераль директоры һәм директорлар советы әгъзасы Шамиль Чапар сүзләренә караганда, КОРАЙ компаниясе Татарстанны бизнес алып бару өчен Мәскәүдән кала иң приоритетлы  мәйдан итеп күрә. Очрашу барышында компания вәкилләре инвестицияләү һәм проектлар девелопментында кызыксынулары турында сөйләп уздылар. Киләчәктә компания республикада үз вәкилләген ачарга планнаштыра. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм төрек төзелеш компаниясе җитәкчелеге алдагы хезмәттәшлек турында  сүз алып бардылар.

ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International