Ханты-Мансийск автоном округы делегациясе белән очрашу

2012 елның 6 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре Линар Якупов җитәкчелегендә Юграның эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү фондының генераль директоры Ольга Сидорова һәм Югары технологияләр технопаркы директоры Юрий Реутов белән очраштылар. Ханты-Мансийск автоном округы делегациясенең Татарстан Республикасына килү максаты - тәҗрибә алмашу.

Очрашу барышында  Ханты-Мансийскта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы мисалында аналогик дәүләт структурасын һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү инфраструктурасын булдыру мәсьәләре турында сүз алып бардылар. Шулай ук, чит ил инвестициләрне җәлеп итү максаты белән Юграны халыкара мәйданда таныту мәсьәләсенә дә зур игътибар бирелде.

ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International