Талия Миңнулина яңа трендлар бирә

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

2018 елның 14 октябрендә Франциядә Эвианда G-20Y Summit тәмамланды. Саммитта гадәт буенча бөтендөнья иң зур икътисадлар җитәкчеләре катнаштылар. Россиядән ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина булды.

Бу елда Саммит яңа технологияләр һәм санлы трансформациягә багышланды.

Саммит барышында җитәкчеләр төрле комитетларда алдынгы тәҗрибә белән алмашуда һәм дискуссияләрдә катнаштылар.

Талия Ильгизовна Саммитның Банк комитеты кысаларында киләчәк өчен трендларны формалаштыру буенча эш алып барды.

«Бүген бөтен дөньяда финанс хезмәт секторы структуралы күчүне үтә, әмма кайбер система өлешләре 10 ел элек башланган финанс кризисның нәтиҗәләре аша уза.

Саммитның банк комитеты банк өлкәсендәге вакыйгалар, алдагы елларда банк бизнес-модельләренең нинди булырга тиешлеге турында сөйләштеләр. Шулай, без эффектив финанс системасына күчү, клиентлар өчен барлыкка килүче ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен төп өлкәләрне билгеләдек», – дип Талия Миңнуллина уртаклашты.

G-20Y Саммиты – зур егермелекнең яшьләр ягы, аның катнашучылары арасында 20 зур милли икътисадлар: Австралия, Аргентина, Бразилия, Великобритания, Германия, Һиндстан, Индонезия, Италия, Канада, Кытай, Мексика, Россия, Согуд Гарәбстаны, АКШ, Төркия, Франция, Көньяк Корея, КАР, Япония һәм  Европа берләшмәсе.

Моннан башка G20 очрашуларында төрле халыкара оешмалар вәкилләре бар, алар арасында Финанс стабильлек буенча советы, Халыкара валюта фонды, Бөтендөнья сәүдә оешмасы, Берләшкән Милләтләр Оешмасы һәм Бөтендөнья банкы булды.

Бергә G20 85% бөтендөнья тулай милли продукты, 75% бөтендөнья сәүдәсе һәм дөнья халкының өчтән ике өлешен үз эченә ала.

«Егермелек» кысаларында гражданнар берләшмәсе вәкилләре очрашуы (Civil Society-20), эшлекле даирәләр утырышы (Buisiness-20), «Яшьләр егермелеге» (Youth-20), парламентлар рәисләре (Labour-20), «Хатын-кызлар егермелеге» (Women-20), шулай ук фәнни-тикшеренү үзәкләре конференциясе  (Think-20) үтә.

«Яшьләр егермелеге”ндә идеяләр тупланган. Экспертлы лекцияләр үткәрелде, мәсәлән, сатулары 4 миллиард доллар булган Delphix нигез салучы, «Disrupt or die» китабы авторы Jedidiah Yueh чыгыш ясады. Ул бизнесның уңышсызлыгына тәэсир итүче шартлар турында сөйләде, санлы продуктларны булдыру өчен инструментларны күрсәтте», – дип Талия Миңнуллина уртаклашты.

 «Яшьләр егермелеге» комитетларының эше нәтиҗәсендә экспертлар документ формалаштырдылар, аның эчтәлегендә «зур егермелек» илләре җитәкчеләре өчен тәкъдимнәр бар, ул әлеге илләр президентларына тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International