Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән Татарстан делегациясе составында эшлекле визит белән Тунис Республикасына килде.
«Тунис – Африка һәм Европа арасында капка, ул Африка илләренә Европа продукциясенә керү юлын алырга, ә Европа илләренә Тунисны транспорт хабы буларак кулланырга мөмкинлек бирә», – дип Талия Миңнуллина уртаклашты.
Эшлекле сәфәр кысаларында Татарстан җитәкчелеге Тунис Премьер-министры Юсеф Шахед һәм Тунис сәүдә министры Омар Бехи белән бергә Татарстан Республикасы белән сәүдә-икътисади һәм мәдәни аралашу мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.
Визитның төп максаты Тунис-Татарстан бизнес-форумны үткәрү булды. Форумда Агентлык җитәкчесе республиканың икътисади һәм инвестицион потенциалы турында сөйләде. Тунис Хөкүмәте ике дәүләтнең партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерүне яклады. Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгый палатасы һәм Тунис Республикасының Сәүдә-сәнәгый палатасы арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
Туниска визит уңышлы булды. Талия Миңнуллина алдынгы эшләүче Мухаммед Амин Масуд белән Epilert компаниясе белән хезмәттәшлек вариантлары турында сөйләштеләр. Тунис рецептлары нигезендә азык продуктларын җитештерүчеләрнең берсе – Safir компаниясенең хуҗасы Заммел Айаши белән очрашу узды.
«Бөтен чаралар нәтиҗәсендә автомобиль төзелеше, авиация, электроника һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек үсеше вариантлары билгеләнде. Әлеге юнәлешләрдә Тунис яхшы үсеш алган. Мәсәлән, зәйтүн мае узган елда 2 млрд. динарга җитештерелде – бу абсолют мәгънәдә 200 мең тонна.
Без сәфәр нәтиҗәләре белән канәгәть. Киләчәк очрашу Татарстан башкаласында узачак: Тунис Республикасының зур делегациясе 2019 елның апрелендә “Россия – Ислам дөньясы” Халыкара икътисади саммитында катнашачак. Безне Туниста 20-21 июньдә үтәчәк инвестицион форумга чакырдылар. Хезмәттәшлек планы билгеләнгән, без бердәм уңыш юлында торабыз», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина өстәде.