Иран Тышкы эшләр министрлыгының төбәк мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Мөхәммәт Реза Мөршидзадә белән очрашу

2012 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

Иран Ислам Республикасы делегациясенең Татарстан Республикасына ясаган сәфәре кысаларында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов Иран Тышкы эшләр министрлыгының төбәк мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Мөхәммәт Реза Мөршидзадә белән очрашты.

Очрашу барышында Линар Якупов республиканың инвестицион потенциалы турында сөйләп узды. Агентлык җитәкчесе Татарстан икътисады үсешенең приоритетлы булган өлкәләрен презентацияләүгә аеруча зур игътибар бирде.

Мөхәммәт Реза Мөршидзадә берничә провинциянең Татарстан предприятиеләре белән тыгыз хезмәттәшлеккә әзер булуларын җиткерде. “Шул рәвешле, Татарстан һәм Иран ягыннан бизнес-делегацияләр алмашуга җирлек әзер”, -диде ул.

Моннан тыш, очярашуда катнашучылар ике арада авиарейслар булдыру, Россия һәм аның төбәкләренә сәфәр кылу өчен виза алуны һәм компанияләрне регистрацияләүне җиңеләйтү мәсьәләләренә дә тукталып үттеләр.

ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International