Киләчәк нефтехимиядә

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан ресурсларга бай. Регион үсешенең төп приоритетлары нефть эшкәртү һәм нефтехимия секторлары булып тора. Яхшы географик урыны аркасында Республикада көчле чимал базасы һәм киң инфраструктура ятьмәсе бар. Ресурсларның күп булганга Татарстанда югары икътисади активлык бар. Нефть – Татарстанның төп табигый байлыгы, Ромашкино нефть чыганагы Россиядә зурлыгы буенча икенче һәм дөньяда иң зурларның берсе.

«Нефть, газ, химия һәм энергетика кластерлары Татарстан өчен төп. Бу 2030 елга кадәр Стратегиясендә чагылдырылган. Республикада 3,2 млрд. тонна нефть чыгарылган. 2017 ел эчендә нефть эшкәртү секторы оешмалары 386,5 млрд сумга продукция чыгардылар. «Татнефть» Россиянең иң зур нефть компанияләрнең берсе, шулай ук нефть эзләүдә иң яхшы Европа инновацион компанияләрнең булып тора.

Татарстан Республикасы инвестицион климат рейтингында Россия регионнары арасында лидер урынында тора. Инвесторлар өчен без салым өстенлекләре һәм үсеш алган инфраструктура бирәбез, регионда бизнес алып бару үзенчәлекләрен ачабыз, бердәм проектлар уңышлары өчен эшлибез», – дип Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ассызыклады.

Агентлык вәкилләре «Татарстанның нефть эшкәртү һәм нефть, газ, химия» 2 нче халыкара конференциясе кысаларында иң зур Россия өлкәдәге проектлар вәкилләре белән очраштылар. Конференция  Татарстан башкаласында узды. Анда алдынгы нефть эшкәртү һәм нефтехимия җитештерүчеләрнең техник белгечләре һәм җитәкчелеге, инжиниринг компанияләре һәм технологияләрне китерүчеләр катнаштылар. Бер мәйданда бизнесны үстерү өчен мөмкинлекләрне билгеләү өчен 250 дән артык эксперт җыелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International