2018 елның 22 ноябрендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Мәскәүдә XIII «Евразия икътисади интеграциясе» Еллык халыкара конференциясендә катнашты. Евразия үсеш банкы үткәрүче конференция финанс институтлар, хакимият органнары, икътисади эшчәнлек субъектлары вәкилләре, чит ил фән белгечләре һәм экспертлар өчен коммуникатив мәйдан булып тора.
«Икътисади интеграция тотрыклы үсеш максатларын тиз ирешергә мөмкинлек бирә. Базарларны берләштереп без илләребезне ныгытабыз, яшәү дәрәҗәсен арттырабыз, эшмәкәрләр һәм инвесторлар өчен яңа мөмкинлекләрне ачабыз. Санлы технологияләрнең ролен дә без аңлыйбыз. Конференция кысаларында без киртәләрне бетерүдә зур адым ясыйбыз», – дип Талия Миңнуллина билгеләде.
Евразия икътисади берләшмәсе – Белоруссия, Казакъстан, Россия, Армения һәм Кыргызстанның халыкара икътисади берләшмәсе. Ул бөтеняклы модернизация, кооперация һәм милли икътисадларның конкурентлылыгын арттыру өчен барлыкка килгән.
Чара кысаларында экспертлар сәүдә финанслау турында сөйләштеләр: милли проектларның роле, энергетикага караган сораулар, бердәм исәпләү тирәлеген формалаштыру турында сөйләштеләр.
Конференциядә Россиянең Исәп палатасы рәисе Алексей Кудрин, Евразия икътисади комиссиясе коллегиясенең рәисе Тигран Саркисян һәм башкалар чыгыш ясадылар.
«Без сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында килешкән сәясәт үткәрергә тиеш. Аларның нигезендә канунчылыкны гармонизацияләү. Финанс секторы турында сөйләгәндә, безнең килешүдә үзәк банклар һәм милли хөкүмәтләрнең канунчылыкны гармонизацияләү буенча туры программасы булуы каралган», – дип Тигран Саркисян әйтте.
Илләрнең үзара сәүдә күләме 54.7 млрд. доллар тәшкил итте. ЕИБнең тулай тышкы сәүдә күләменең үзара сәүдә өлеше: 14.6%.
ЕИБ кермәгән илләр белән сәүдә гыйнвар-сентябрьдә 548,4 млрд. доллар тәшкил итте, шуларның экспорты – 355,3 млрд. доллар, импорт – 193,1 млрд. доллар. 2017 ел белән чагыштырганда тышкы сәүдә күләме 21,4%ка үсте. Экспорт 29,2%ка артты, импорт – 9,3%ка.
Үзара сәүдә күләме шул ук периодта 44,2 млрд доллар тәшкил итте, бу 2017 елга караганда 111,9% булып тора.