«Алабуга» Россия МИЗлар инвестицион сөйкемлелеге милли рейтингын җитәкләде

2018 елның 23 ноябре, җомга

«Алабуга» МИЗ Россия МИЗлар инвестицион сөйкемлелеге милли рейтингын җитәкләде. Рейтингны Россиянең Кластерлар һәм технопарклар үсеше Ассоциациясе ясады.

«Алабуга» үз позицияләрен 2017 ел белән чагыштырганда бер дәрәҗәгә яхшыртты. Икенче урында – ТВТ «Дубна» МИЗы. Өченче урында – ТВТ «Технополис Москва» МИЗ. Алардан соң ППТ «Липецк» МИЗ һәм ТВТ «Санкт-Петербург» МИЗ бара.

Рейтингта барлыгы 16 МИЗ һәм 13 регион катнашты.

Рейтингны ясаганда 25 төп Россия һәм халыкара рейтингларның тәҗрибәсе кулланылган. 6 группага бүленгән 27 күрсәткеч кулланылды: Россия регионнарының инвестицион сөйкемлелеге, МИЗда эшмәкәрләр эшчәнлеге өчен уңай шартлар, МИЗда инфраструктура, җир ресурслары, МИЗ резидентларының инвестицион сөйкемлелеге, МИЗ интернет-сайтының ачыклыгы.

«Алабуга» Татарстанның Алабуга районында урнашкан, инвесторларны әзер мәйданнар белән тәэмин итә.

«Алабуга» МИЗында тулай инвестицияләр күләме 3 млрд. доллар тәшкил итте.

Җиңүче бүләкне 23 ноябрьдә Мәскәүдә «Сәнәгый Россия 4.0 – Регионнарның конкурентлылыгын арттыру» Еллык практик конференциясе кысаларында биреләчәк.

«Татарстан яңадан беренче! МИЗда иң хур инвесторлар арасында Ford-Sollers, Saint-Gobain, Air Liquide, Rockwool, Sisecam, Hayat  һәм башкалар урнашкан. Зонаның командасы яхшы эшләде, чөнки, билгеле, кадралар иң мөһим», дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International