Татарстан Великобритания белән мөнәсәбәтләрен яңа дәрәҗәгә чыгара

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Президенты җитәкләгән делегациясе составында ике көнлек эш визиты белән Лондонга килде. Татарстан җитәкчелеге IV Россия-Британия бизнес-форумында катнашты һәм эшлекле очрашулар үткәрде.

Форумда хакимият органнары, халыкара, Британия һәм Россия сәяси элитасы, компанияләр башлыклары һәм икътисад өлкәләренең  вәкилләре базарларның һәм халыкара сәүдә мөнәсәбәтләрнең динамикасын бәяләделәр, инвесторларның кызыксынуларын билгеләделәр, сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне киңәйтү ысулларын уйлап таптылар.

Форумны Великобританиядәге Россия Сәүдә вәкиллеге Россия идарәләре, Россия илчелеге, Росконгресс фонды һәм 30дан артык Россия һәм халыкара партнеры оештырдылар.

Бу елда форум эгары технологияле экспорт, икътисадны санлаштыру һәм хезмәт күрсәтү сәүдәсен киңәйтүгә багышланды.

Ачыш церемониясендә Принц Майкл Кентский катнашты.

Эшлекле визит кысаларында Британия парламенты һәм бизнес берләшмәсе вәкилләре белән очрашулар узды. Уэльс Беренче министры Каруин Джонс Татарстанның сәнәгый үсеш өлкәсендә казанышларын югары бәяләде һәм Татарстан Президентының эшлекле группаны булдыру турында тәкъдимен хуплады.

«Великобритания һәм Татарстанда тышкы икътисади мөнәсәбәтләр үсеше өчен зур потенциал  бар. 2017 ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше 55%ка үсте һәм 340 млн. доллар тәшкил итте. Бу елда уңай динамика карала: үзара сәүдә 800 млн. долларны артты», - дип Талия Миңнуллина билгеләде.

Форум кысаларында «АГРОСИЛА» һәм «Househam» компанияләре арасында килешү булдырылды.

«Househam» Великобританиядә опрыскивательләрне җитештерә.

«АГРОСИЛА» - авыл хуҗалыгы холдингы. Составына 25 авыл хуҗалыгы оешмалары керә.

Househam  техникасын сатып алу басуларны эшкәртү эффективлыгын, сыйфатын һәм җыелган уңыш күләмнәрен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Килешү кысаларында шулай ук Яр Чаллыда Househam компаниясенең техникасын гамәлгә ашыру һәм аңа хезмәт күрсәтү буенча рәсми вәкиллекне булдыру карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International