Миссия башкарылачак

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Мәскәүдәге Польша Республикасы Илчелеге, Польша Бизнес клубы һәм компанияләр вәкилләре бизнес миссия белән Татарстан башкаласына килделәр. Визит кысаларында Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгында кунаклар Республиканың икътисады һәм инвестицион өстенлекләре белән таныштылар, «Алабуга» МИЗының мөмкинлекләрен өйрәнделәр һәм очрашулар уздырдылар.

«Татарстан – кызык регион, аның сөйкемле салым һәм таможня өстенлекләре бар. Монда күп халыкара һәм җирле региональ компанияләр бар, алар белән озак вакытлы үзара табышлы эшлекле хезмәттәшлек турында сөйләшергә була. Бездә тел һәм мәдәният охшаш», – дип Мәскәүдәге Польша Республикасы Илчелеге Икътисади бүлеге рәисе Анджей Карпюк билгеләде.

«Татарстан һәм Польша сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләренең үсеш өчен зур потенциалы бар. Польша һәм Татарстан арасында сәүдә әйләнеше 2017 елда 2,12 млрд. доллар тәшкил итте. Татарстаннан Польшага экспорт  2,07 млрд. доллар тәшкил итте. Чара нәтиҗәсендә без яңа икътисади нәтиҗәләргә ирешәчәкбез дип ышанам», - дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина уртаклашты.

Илчелек регионнар һәм мәйданнарның инвестицион сөйкемлелегенең статик мәгълүматларны карый. «Алабуга» Россиядә иң яхшы МИЗ булып санала һәм бу Польша өчен кызыксыну тудыра.

«Польша бизнес клубында компанияләрнең вәкилләре еш кына килә. Бизнес миссияләр Россия базарларына инвестор буларак чыгырга планлаштыручы компанияләр өчен яхшы аргументлар бирә», – дип Мәскәүдәге Польша Республикасы Илчелеге карамагындагы Бизнес клубы җитәкчесе Александр Янечек билгеләде.

Польша аша Көнбатыш Европага иң кыска юл бара. Польша делегациясе вәкилләре сүзләре буенча ил башка илләрдән товарларны китерүдә кызыксына. Сәүдә инвестицияләр буенча эшлекле группа утырышының эшчәнлеген яңарту планлаштырыла.

Соңгы чара контактларны ныгыту һәм Татарстан идарәләре һәм республика эшлекле даирәләре вәкилләре белән хезмәттәшлек вариантларын төзү булып торды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International