6 декабрьдә Чехия делегациясе Татарстан җитәкчелеге белән очрашты. Ул Хезмәттәшлек буенча Россия-Чехия комиссиясендә катнашу өчен килде.
Чехия делегациясенең эшлекле визиты кысаларында элемтәләрне ныгыту 6 декабрьдә башланды. Татарстанның җитәкчелеге Чехия Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министры Марта Новакова белән очрашты. Ул Казанга икътисади, сәнәгый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Чехия хөкүмәтара комиссиясендә катнашу өчен килде. Мондый визитлар Россия Федерациясе, Татарстан һәм Чехия Республикасы арасында үзара файдалы хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итә.